2016 елда гомер өчен зарури һәм әһәмиятле дару препаратларын сатучы оешмаларга карата үткәрелгән контрольлек чаралары барышында кайбер даруханә оешмаларында гомер өчен зарури һәм әһәмиятле булган аерым дару препаратларына ваклап сату бәяләрен формалаштырганда өстәмә сәүдә бәядәренең билгеләнгән чик дәрәҗәләрен арттыру очраклары ачыкланды.
Гомер өчен зарури һәм әһәмиятле дару препаратларына бәя билгеләү тәртибе буенча хокук бозуларны кисәтү максатларында Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында гомер өчен зарури һәм әһәмиятле дару препаратларына бәяләр формалаштыру тәртибе хакында 03.02.2017 №4-15/264 мәгълүмат хаты урнаштырылды.
Атап үтелгән мәгълүмат хаты белән "Документлар"/"Җайга салынулы оешмаларга"/"Социаль-әһәмиятле товарлар һәм хезмәтләр"/"Мәгълүмат хатлары" бүлегендә танышырга мөмкин.