Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты Мәскәүдәге "ТКХ идарәсе" мәгълүмат порталының 2017 елның 30 мартыннан 31 мартына кадәр "Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа кагыйдәләре" II Россиякүләм гамәли семинар оештыруы хакында хәбәр итә.
Чара "Россиянең тарифларны җайга салу һәм коммуналь комплексны үзгәртеп кору өлкәсендә дәүләт сәясәте" VIII Еллык Россиякүләм гамәли семинары кысаларында уздырылачак.
Семинар секцияләрендә калдыклар белән эш итү өлкәсендә нәтиҗәле эшләүгә һәм, тулаем алганда, коммуналь инфраструктурага бәйле булган әһәмиятле мәсьәләләр күтәреләчәк. Алар арасында:
* РСО өлешендә хәзерге һәм планлаштырылучы закон үзгәрешләре
* Коммуналь тармак үсеше балансына тариф сәясәтенең йогынтысы
* Тармактагы тариф сәясәте кысаларында ТКК белән эш итүче предприятиеләр эше
* ТКХ ДМС эше өлешендә законнардагы үзгәрешләр
* Каты коммуналь калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен аңлату (12.11.2016 № 1156 РФ ХК)
* РСО белән кулланучылар арасында турыдан-туры шартнамәләргә күчү кагыйдәләре
* Калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк программаларын тормышка ашыру
* Төбәк операторларын булдыру
* МСУ, УО, РСО һәм субподрядчы оешмалар белән төбәк операторының үзара багланышлары тәртибе
* Калдыклар белән эш итү өлкәсендә экология контроле
Чаралар эшендә РФ Дәүләт Думасы, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, РФ Икътисади үсеш министрлыгы, РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте, РФ Иҗтимагый палатасы вәкилләре, коммуналь өлкә эксперт-тәҗрибәчеләре һәм әйдәүче юристлар катнашачак.
Семинарда катнашу мәсьәләләре буенча:
Артем Аркадьевич Нестеров, тел.: +7(916) 266-12-32, e-mail: a.nesterov@od-group.ru.