Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

1. "СТРОЙГРУПП" җитештерү-коммерция үзәге" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – "Чаллы ш., ЗЯБ поселогы, 14/01 блок А һәм Б адресында урнашкан күпфатирлы торак йорт"ны "ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.

2. "СТРОЙГРУПП" җитештерү-коммерция үзәге" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – "Чаллы ш., ЗЯБ поселогы, 14/01 блок А һәм Б адресында урнашкан күпфатирлы торак йорт"ны "ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.

3. "Казан тәрәзәләре" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – "Тэцевская ур., 4 буенча торак комплексы"н Казан шәһәренең "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү килештерү хакында.

4. "Казан тәрәзәләре" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – "Тэцевская ур., 4 буенча торак комплексы"н Казан шәһәренең "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү килештерү хакында.

      Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе карамагына тапшырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International