Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәлә карап тикшерелде:
1. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2015 елның 10 декабрендәге "2016-2018 елларга челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен "Энерготранзит" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән "Челтәр компаниясе" ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә аерым тарифлар билгеләү турында" 3-14/э номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
Карап тикшерелгән мәсьәлә буенча тиешле карар кабул ителде, ул дәүләт теркәвенә алынгач Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыгачак һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.