2017 елның 28 февраленнән башлап 4 мартына кадәр Мәскәүдә "2017-2019 елларда электр һәм җылылык энергиясе базарларын үстерүнең яңа этабы. Яңа законнар кысаларында нәтиҗәле эшләү һәм базарларда катнашучыларның үзара хезмәттәшлеге" дигән 4 гамәли семинарның 24 нче Россиякүләм сериясе булачак.
Россиянең Энергия министрлыгы, Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте, Россия Югары суды вәкилләре, Россиядәге энергетика компанияләреннән гамәли белгечләр докладлар белән чыгышлар ясаячак.
2017 елның 28 феврале, Мәскәү ш., 1 номерлы Россиякүләм Семинар
"Җылылык энергиясе базарларында тарифларны җайга салу һәм бәя хасил итү. Концессия килешүләрен төзегәндә тарифларны җайга салу үзенчәлекләре. Җылы белән тәэмин итү өлкәсендәге шартнамәләр буенча монополиягә каршы һәм арбитражлык тәҗрибәсе".
Чараның максаты: җылы белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларны җайга салу өлешендә законнарга бәйле барлык үзгәрешләргә, яңа закон нормаларын куллануның хокукый һәм юридик аспектларына карата Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте вәкилләреннән аңлатмалар.
Үткәрелү урыны: Мәскәү ш., Измайлов шоссесы, 71 ("Партизанская" м.ст.). "Измайлово" кунакханәсе, "ВЕГА" корпусы, "Кандинский" конференцияләр залы.
2017 елның 1 марты, Мәскәү ш., 2 номерлы Россиякүләм Семинар
"2017 елда тарифларны җайга салу һәм 2018-2019 елларга җайга салучы дәүләт органнарының бурычлары. Электр челтәрләре һәм энергияне сатып җибәрү эшчәнлегендә дәвамлы тариф чишелешләрен кертү. Электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә тарифлар формалаштыру үзенчәлекләре. Аналогларны чагыштыру методы белән сатып җибәрү буенча өстәмә бәяләр хисаплауның яңа методикасы. Инвестиция программаларын раслау һәм тикшереп тору алымнарын камилләштерү".
Чараның максаты: тарифларны җайга салу өлкәсендә тарифларны җайга салу өлешендә законнарга бәйле барлык яңа үзгәрешләргә, яңа закон нормаларын куллануның хокукый һәм юридик аспектларына карата Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте вәкилләреннән аңлатмалар.
Үткәрелү урыны: Мәскәү ш., Измайлов шоссесы, 71 ("Партизанская" м.ст.). "Измайлово" кунакханәсе, "ВЕГА" корпусы, "Левитан" конференцияләр залы.
2017 елның 2 марты, Мәскәү ш., 3 номерлы Россиякүләм Семинар
"2017 елда электр энергиясен ваклап сату базары: электр энергиясен ваклап сату базарының яңа моделе. Энергия сатып җибәрү эшчәнлеген лицензияләү. РРЭ түләү дисциплинасын ныгыту. Электр энергиясе базарында катнашучыларның эшендә юридик мәсьәләләр. Электр белән тәэмин итү өлкәсендәге шартнамәләр буенча суд тәҗрибәсе".
Чараның максаты: электр энергетикасы турындагы законнарга бәйле барлык яңа үзгәрешләргә һәм яңа нормаларны куллануның гамәли аспектларына карата Россиянең Энергетика министрлыгы, Россия Федерациясенең Югары суды вәкилләреннән аңлатмалар.
Үткәрелү урыны: Мәскәү ш., Измайлов шоссесы, 71 ("Партизанская" м.ст.). "Измайлово" кунакханәсе, "ВЕГА" корпусы, "Левитан" конференцияләр залы.
2017 елның 3-4 марты, Мәскәү ш., 4 номерлы Россиякүләм Семинар
"Электр челтәрләренә технологик тоташтыру: ТТ оештыру тәртибен үзгәртүләр. Мөрәҗәгать итүченең финанс җаваплылыгын кертү. Алынмаган куәт өчен түләү (резерв өчен түләү). Технологик тоташтыру шартнамәсен үтәү белән бер үк вакытта энергия белән тәэмин итү шартнамәсен төзүнең яңа тәртибе. Электр энергетикасы өлкәсендә монополиягә каршы җайга салу".
Чараның максаты: Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте вәкилләреннән электр челтәрләренә технологик тоташтыруның гамәли аспектларына, законнар базасындагы иң соңгы һәм планлаштырыла торган үзгәрешләргә багышлана.
Үткәрелү урыны: Мәскәү ш., Измайлов шоссесы, 71 ("Партизанская" м.ст.). "Измайлово" кунакханәсе, "ВЕГА" корпусы, "Левитан" конференцияләр залы.
Семинарлар электр челтәрләре компанияләренең, энергетика ресурсларын кулланучы предприятиеләрнең, сәнәгать предприятиеләренең, генерацияләү предприятиеләренең, гарантияле җиткерүчеләрнең һәм энергияне сатып җибәрүче компанияләрнең, җылылык челтәрләре һәм җылы белән тәэмин итүче оешмаларның җитәкчеләре өчен юнәлдерелгән.
Семинарларның тәгаенләштерелгән программалары, докладчыларның составы һәм семинарларга теркәлү шартлары белән Сез түбәндәгечә белешә аласыз:
Тел.: (495) 589-06-82, 589-06-84
E-mail: energo-r@inbox.ru
ICQ: 635-332-474