Россия Федераиясе Хөкүмәте Рәисенең 2016 елның 26 мартындагы ДМ-П12-1826 номерлы Йөкләмәләр исемлегенең 11 пунктын үтәү максатында Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты Казанның "ГринТек" ҖЧҖ, "Контакт А+" ҖЧҖ, "Дейли-Фарм" ҖЧҖ, "Экофарм ҖЧҖ, "Панацея-Фарм" ҖЧҖ, "Фарм-Инвест" ҖЧҖ, "Ева Плюс" ҖЧҖ һәм Алабуга шәһәренең "Мир лекарств" ҖЧҖ даруханә оешмаларында гомер өчен зарури һәм әһәмиятле дару препаратларына бәя билгеләү тәртибен үтәү предметына карата тикшерү үткәрде.
5 даруханәдә – "Контакт А+" ҖЧҖ, "Панацея-Фарм" ҖЧҖ, "Фарм-Инвест" ҖЧҖ, "Ева Плюс" ҖЧҖ, "Мир лекарств" ҖЧҖ оешмаларында гомер өчен әһәмиятле аерым даруларга ваклап сату бәяләрен формалаштырганда билгеләнгән өстәмә сәүдә бәяләренең чик дәрәҗәләрен арттыру очраклары ачыкланды.
Күрсәтелгән оешмаларның юридик һәм вазифаи затларына карата РФ КоАП 14.6 ст. 1 өлеше буенча кузгатылган административ хокук бозулар турында эшләрне карап тикшерү нәтиҗәләре буенча штрафлар салып, административ җаваплылыкка тарту турында тиешле карарлар чыгарылды.
Дәүләт комитеты гомер өчен кирәкле даруларны күмәртәләп һәм ваклап сатучы оешмаларның әлеге әһәмиятле даруларның бәяләрен күмәртәләп һәм ваклап сатуның билгеләнгән чик дәрәҗәләрен исәпкә алып формалаштырырга тиешлеге хакында искәртә.
Татарстан Республикасында гомер өчен зарури һәм әһәмиятле дару препаратларының җитештерүчеләрдән сатып җибәрелә торган фактик бәяләренә карата күмәртәләп сатуның чик дәрәҗәләре һәм ваклап сатуның чик дәрәҗәләре (НДС исәпкә алмыйча) Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең 2010 елның 19 февралендәге № 8-1/соц карары (Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең 2010 елның 21 августындагы № 8-3/соц карары редакциясендә) белән билгеләнде.
Күмәртәләп сатуда өстәмә бәяләрнең чик дәрәҗәләре бәя төркемнәренә карап билгеләнде: 50 сумга кадәр – 15%; 50 сумнан 500 сумга кадәр – 13%; 500 сумнан артык – 11%.
Ваклап сату буенча өстәмә бәяләрнең чик дәрәҗәләре бәя төркемнәре карап, тиешенчә билгеләнде: 32 %, 30 % һәм 23,4 %.
Гомер өчен әһәмиятле даруларга бәяләрне формалаштырганда билгеләнгән чик дәрәҗәләрне артып китә торган өстәмә бәяләрне куллану бәя хасил итүнең билгеләнгән тәртибен бозу булып санала, моның өчен РФ КоАП 14.6 ст. буенча җаваплылык каралган. Бу статья санкциясе вазифаи затларга илле мең сум күләмендә административ штраф салуны яки өч елга кадәр квалификациясеннән мәхрүм итүне; юридик затларга карата дару препаратын дәүләт тарафыннан җайга салына торган өстәмә бәяләрне законсыз арттырып сатудан артыгы белән алынган табышның икеләтелгән күләмендә административ штраф салуны күздә тота.