2016 елның 25 гыйнварында Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында ТР Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова Татарстанның Яшьләр хөкүмәте вәкилләре белән очрашты. Яңадан төзелгән ведомстводан ТР Яшьләр хөкүмәте рәисе урынбасары Индира Фарсина катнашты.
Очрашуда катнашучылар Татарстан Республикасы территориясендә электр энергиясе, газ, җылылык энергиясе, су белән тәэмин итү, су бүлү, каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү өлкәсендәге тарифларны, транспорт хезмәтләренә, социаль хезмәтләргә булган тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салу мәсьәләләре хакында сөйләштеләр, шулай ук ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты чараларында һәм киңәшмәләрендә Яшьләр хөкүмәте вәкилләренең катнашу мөмкинлеге дә каралды. Очрашу нәтиҗәсендә 2017 елга эш планын формалаштыру тәкъдиме кертелде.
Белешмә өчен:
Яшьләр хөкүмәте "Вверх!" республика конкурсындагы иң яхшы конкурсантларны стажировкалау нәтиҗәсендә формалаштырылды. Аңа ике ел дәвамында җәмәгатьчелек башлангычларында эшләргә туры киләчәк. Яшьләр хөкүмәте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карамагындагы даими гамәлдә булган консультатив-киңәшмә органы булып санала. Аның эшчәнлек даирәсенә ТР территориясендә даими яшәүче, 18 яшьтән 30 яшькәчә гражданнарның һөнәри эшчәнлеге мәнфәгатьләренә бәйле проектлау, вәкиллекле, экспертлык-аналитик эшчәнлекләр керә. Моннан тыш, республикадагы Яшьләр хөкүмәтенең Татарстанның социаль-икътисади, сәяси һәм мәдәни тормышында актив катнашуы да планлаштырыла.