Җайга салынулы оешмаларга!

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Сезнең игътибарыгызга 2016 ел өчен җайга салынулы эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыручы оешмаларның энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсе программаларына карата билгеләнгән таләпләрнең фактта үтәлеше турында хисапларны 1 февральдән дә соңга калмыйча җибәрү зарурлыгы хакында җиткерә.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының  26.01.2015 № 16, № 17, № 18, 27.01.2015 № 22 боерыклары белән 2014-2016 еллар өчен җайга салынулы эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыручы оешмаларның энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсе программаларына карата билгеләнгән таләпләрнең фактта үтәлеше турында хисап рәвешләре расланды.

Хисапларны Дәүләт комитетына рәсми рәвештә җибәрергә, шулай ук аларны түбәндәге электрон почта адресларына да кабат җибәрергә кирәк: Chulpan.Hafizova@tatar.ru, Gulnara.Korchashkina@tatar.ru.

Боерыклар Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылды: "Документлар" > "Җайга салынулы оешмаларга"> "Энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеге" > "Энергияне саклау программаларына карата таләпләр" (сылтама: http://kt.tatarstan.ru/rus/trebovaniya-k-programmam-energosberezheniya.htm).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International