24 гыйнварда Казанның кайбер йортларында ут булмаячак

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

24 гыйнварда Казанның кайбер йортларында ут булмаячак. Уттан өзү эшләре Казан электр челтәрләренең ЛЭП, транспорматор подстанцияләренең электротехник җайланмаларына планлы ремонт ясауга һәм бүлү челтәрләре җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү эшләренә бәйле, дип хәбәр итә "Челтәр компаниясе" ААҖ.

9.00 сәгатьтән башлап 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының түбәндәге урамнарында ут сүнәчәк: 1 нче Яшел, 2 нче Яшел, 2 нче Үзәк, 3 нче Үзәк, 4 нче Яшел, Әтнә, Камышлы, Параллельно-Прогонная, Парник, Прогон урамнары һәм Укромный тыкрыгы.

8.00 сәгатьтән башлап 17.00 сәгатькә кадәр Совет районының түбәндәге адресларында ут сүнәчәк: Г.Кутуй ур., 2а (293 номерлы балалар бакчасы), 2/17, 25.

Моннан тыш, Совет районының кайбер сәнәгать һәм хакимият биналарын да электрдан өзәчәкләр.

http://www.kzn.ru/news/57438-24-yanvarya-v-ryade-kazanskih-domov-ne-budet-sveta

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International