20 гыйнварда "Содружество" АҖ Казанда Пассажир көнен уздырачак. Акциядә түбәндәге шәһәр яны поездларының маршрутлары булачак: № 6102 Канаш-Казан, № 6365 Казан-Албаба (Казан-Свияжски җирлегендә), № 6522/6532 Яңавыл-Чернушка (хәрәкәт итүнең барлык өлешендә), № 6404 Казан-Арча (хәрәкәт итүнең барлык өлешендә).
Шәһәр яны пассажирлык комплексының эше буенча сорауларны һәм теләкләрне 15.00 сәгатьтән алып 17.00 сәгатькә кадәр "Казан-1" шәһәр яны вокзалы бинасында җиткерергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.
http://www.kzn.ru/news/57404-v-kazanskih-elektrichkah-projdet-den-passazhira