11 һәм 13 гыйнварда Казанның кайбер йортларында ут булмаячак

2017 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

11 һәм 13 гыйнварда Казанның кайбер йортларында ут булмаячак. Уттан өзү эшләре Казан электр челтәрләренең ЛЭП, транспорматор подстанцияләренең электротехник җайланмаларына планлы ремонт ясауга һәм бүлү челтәрләре җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү эшләренә бәйле, дип хәбәр итә "Челтәр компаниясе" ААҖ.

11 гыйнварда 9.00 сәгатьтән башлап 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районында 2 нче Трактор урамы буенча урнашкан хосусый торак йортларда ул булмаячак.

13 гыйнварда 9.00 сәгатьтән башлап 17.00 сәгатькә кадәр Вахитов районының түбәндәге адресларында ут сүнәчәк: Калинин ур.,6, Тихомирнов ур., 1.

Моннан тыш, шәһәрнең аталган районнарындагы кайбер сәнәгать һәм хакимият биналарында да электр энергиясе булмаячак.

http://www.kzn.ru/news/57299-11-i-13-yanvarya-v-ryade-domov-kazani-ne-budet-sveta

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International