Яңа ел төнендә Казанның автобуслары, трамвайлары һәм троллейбуслары төнге 2 сәгатькә кадәр эшләячәк. Шәһәр халкына 36 маршрут автобусы һәм 65 берәмлек хәрәкәт составы хезмәт күрсәтәчәк. 2017 елның 1 гыйнварында җир транспорты иртәнге 7 сәгатьтә маршрутларга чыгачак һәм 23.30 сәгатькә кадәр эшләячәк. Бу хакта шәһәр хакимияте вәкилләре эшлекле дүшәмбе барышында хәбәр иттеләр.
31 декабрьдә метрополитен 24.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. 1 гыйнварда метро иртәнге 6 сәгатьтә эшен башлап җибәрәчәк.
"Татар-информ" МА