Казан елга порты Югары Осланга кадәр боз өсте транспортында кышкы навигацияләүне ачып җибәрде.
Маршрутта 2 боз өсте транспорты йөреп торачак. Казаннан алар 07.10, 09.00, 15.00 һәм 17.10 сәгатьләрдә кузгалып китәләр. Юлда үткән вакыт 7 минут тәшкил итә. Югары Осланга килү белән судно яңадан әйләнеп китә – 07.20, 09.10, 15.10 һәм 17.20 сәгатьләрдә. Транспортка 7-9 кеше сыя. Билет бәясе – 91 сум. 6 яшькә кадәрге балалар өчен 50 процентлы ташлама бирелә.
Шулай ук, теләге булганнарга, "Татфлот" Идел һәм Казан елгалары буйлап ярты сәгатьлек сәфәрләр оештыра. Билетларның бәясе – 250 сум, 6 яшькә кадәрге балалар өчен – 125 сум, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.
Фото: Виктор Гуменюк / АиФ