Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты тракторларның, үзйөрешле юл-төзелеш һәм башка төрле машиналарның һәм аларга тагылма арбаларның техник торышына дәүләт күзәтчелеген үткәргәндә күрсәтелгән хезмәтләр өчен җыемнар күләмен билгеләде

2016 елның 27 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты Үзйөрешле машиналарның һәм башка төрле техниканың техник торышын күзәтү идарәсенең тракторларның, үзйөрешле юл-төзелеш һәм башка төрле машиналарның һәм аларга тагылма арбаларның техник торышына, шулай ук агросәнәгать комплексында машиналарны һәм җайланмаларны эксплуатацияләү кагыйдәләренең үтәлешенә дәүләт күзәтчелеген үткәргәндә күрсәтелгән хезмәтләр өчен җыемнар күләмен билгеләү турындагы гаризасын карап тикшерде.

 Җыемнарның күләме түбәндәгечә билгеләнде:

үзйөрешле машинага яки аның тагылма арбасына карата 1 берәмлеккә техник күзәтү ясау – 300 сум;

күзәтчелек машиналары һәм җайланмалары хуҗаларының сатылган яки төзекләндерелгән техниканың тиешле сыйфатта булмавы турындагы ризасызлыкларын карау комиссияләрендә катнашу – 237 сум;

күзәтчелек машиналарының һәм җайланмаларының калдык ресурсларын ачыклау – 300 сум.

Җыемнарның күләмен үзгәртү законнарны, шул исәптән машиналарга дәүләт техник күзәтчелеген үткәргән өчен түләү күләмен хисаплау өлешендә тиешле тәртипкә китерү белән аңлатыла.

Законнар нигезендә җыемнарның күләмнәре Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында рәсми рәвештә басылып чыккан датадан соң 10 көн узгач гамәлгә керә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International