Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Чистай шәһәрендә автомобиль транспортында пассажирлар белән багаж ташуларга тарифлар билгеләде

2016 елның 26 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты ташучылар – "Йоктранс" ҖЧҖ, "Партнер" ҖЧҖ, "Экспресс" ҖЧҖ оешмаларының Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан җиткерелгән, Чистай шәһәрендәге даими ташуларның муниципаль маршрутларында  автомобиль транспортында пассажирлар белән багажны даими ташуларга чик дәрәҗәдә максималь тарифлар билгеләү турындагы гаризасын карап тикшерде.

Билетны транспорт салонында акчага сатып алганда юл бәясе 18 сум тәшкил итә.

Беренче мәртәбә озак файдаланыла торган билет ярдәмендә 1 мәртәбә барган өчен 15 сум күләмендә түләү мөмкинлеге карала. 

Юлга 50 мәртәбә барган өчен түли торган озак файдаланыла торган билет ярдәмендә түләгәндә – 10 сум.

Тарифларның артуы гомуми характердагы инфляция процесслары, шул исәптән ягулык-майлау материалларына, шиннарга һәм запас өлешләргә бәяләр үзгәрү белән аңлатыла.

Законнар нигезендә тарифлар Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында рәсми рәвештә басылып чыккан датадан соң 10 көн узгач гамәлгә керә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International