Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты энергетика тармагында эшләүчеләрне Энергетиклар көне белән котлый!

2016 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Энергетика – һәр йортны җылыту сәләтенә ия булган сәнәгать потенциалының тотрыклылыгын тәэмин итүче уникаль тармак. Бу көнне без сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен ирештерәбез, югыйсә бу хакта гел дә уйланмыйбыз, ә көн саен аның нәтиҗәләреннән файдаланабыз. Сез кешеләргә яктылык һәм җылылык бүләк итәсез, шуңа күрә быелның иң "якты" көнендә сезгә һәрчакта да киләчәккә өмет белән каравыгызны һәм алга куелган планнарыгызны тормышка ашыруыгызны телибез.

Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек, барлык башлангычларыгызда уңышлар һәм бетмәс-төкәнмәс энергия юлдаш булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International