Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
1. 2017 елга Татарстан Республикасы территориясендә челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен җылылык энергиясен тапшыру хезмәтләренә аерым тарифлар килештерү хакында.
2. Татарстан Республикасы территориясендә челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының "2015-2019 елларга Татарстан Республикасы территориясендә челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә бердәм (котловой) тарифлар билгеләү турында"гы 17.12.2014 № 3-18/э карары белән билгеләнгән озак вакытлы бердәм (котловой) тарифларга 2017 ел буенча үзгәрешләр кертү хакында.
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе карамагына тапшырылды.