Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең утырышы булды

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:         

1. Эчә торган суга, техник суга, су бүлүгә, җыентык суларны чистартуга, салкын суны транспортлауга һәм җыентык суларны транспортлауга карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының "2016-2018 елларга эчә торган суга, техник суга, су бүлүгә, җыентык суларны чистартуга, салкын суны транспортлауга һәм җыентык суларны транспортлауга  тарифлар билгеләү турында"гы 30.11.2015 № 10-35/кс карары белән билгеләнгән озак вакытлы тарифларга 2017 ел буенча төзәтмәләр кертү хакында.

(Әлмәт м.р.: "Әлмәт-Су каналы" АҖ, Баулы м.р.: Баулы муниципаль районының "Су каналы" муниципаль казна предприятиесе, Буа м.р.: "Родник" ҖЧҖ, Кама Тамагы м.р.: "Кама Тамагы коммуналь челтәрләре" ААҖ, "Куйбышев-Затон коммуналь челтәрләре" ААҖ; Лаеш м.р.: "ТрастИнвестСтрой" ҖЧҖ, Мамадыш м.р.: "Мамадыш су каналы" ААҖ, Менделеевск м.р.: "Газпром теплоэнерго Казань" ҖЧҖ, Казан ш.: "Су каналы" МУП, "Казаньоргсинтез" ХАҖ, "ТГК-16" ААҖ, "Татэнерго" АҖ, "Казан синтетик каучук заводы" ААҖ, Чаллы ш.: "Татэнерго" АҖ, Түбән Кама м.р.: "Су үткәрү-канализацияләү һәм энергетика хуҗалыгы" АҖ, "Су чистарту станциясе – Нижнекамскнефтехим" АҖ, "Нижнекамскнефтехим" ХАҖ, "ТАНЕКО" АҖ, "Нижнекамская ТЭЦ" ҖЧҖ, "ТГК-16" ААҖ, Тукай м.р.: "Тукай су каналы" ҖЧҖ, Теләче м.р.: "Мишә" ҖЧҖ)

2. 2017-2019 елларга "Казан (Идел буе) федераль университеты" федераль дәүләт автономияле югары белем бирүче мәгариф учреждениесе өчен эчә торган суга һәм су бүлүгә тарифлар билгеләү хакында.

3. 2017 елга "Таткоммунэнерго" республика җитештерү берләшмәсе" акционерлык җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга, җылы белән тәэмин итүче башка оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) тарифлар билгеләү хакында (Әгерҗе м.р.).

4. 2017-2019 елларга "Таткоммунэнерго" республика җитештерү берләшмәсе" акционерлык җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга, җылы белән тәэмин итүче башка оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) тарифлар билгеләү хакында. (Казан ш.)

Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынгач Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыгачак һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International