Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

         Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

          1. 2017 елга Татарстан Республикасы территориясендә берәмтекләп сату базарында электр энергиясен (куәтен) җиткерүче "Татэнергосбыт" акционерлык җәмгыятенең электр энергиясен гарантияле рәвештә җиткерүчесенә сату өстәмәләрен килештерү хакында.

          2. 2017 елга Татарстан Республикасы территориясендә берәмтекләп сату базарында электр энергиясен (куәтен) җиткерүче "Оборонэнергосбыт" акционерлык җәмгыятенең электр энергиясен гарантияле рәвештә җиткерүчесенә сату өстәмәләрен килештерү хакында.

      Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе карамагына тапшырылды.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International