Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
1. Эчә торган суга, техник суга, су бүлүгә, җыентык суларны чистартуга, салкын суны транспортлауга һәм җыентык суларны транспортлауга карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының "2016-2018 елларга эчә торган суга, техник суга, су бүлүгә, җыентык суларны чистартуга, салкын суны транспортлауга һәм җыентык суларны транспортлауга тарифлар билгеләү турында"гы 30.11.2015 № 10-35/кс карары белән билгеләнгән озак вакытлы тарифларга 2017 ел буенча төзәтмәләр кертү хакында.
(Казан ш.: "Су каналы" МУП)
2. 2017-2019 елларга "ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен эчә торган суга, техник суга һәм су бүлүгә тарифлар килештерү хакында.
3. 2017-2019 елларга "Казан (Идел буе) федераль университеты" федераль дәүләт автономияле югары белем бирүче мәгариф учреждениесе өчен эчә торган суга һәм су бүлүгә тарифлар килештерү хакында.
4. 2017 елга "Осиново "Идарәче компаниясе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен эчә торган суга тарифлар килештерү хакында.
5. 2017 елга "Набережночелнинский хладокомбинат "Челны Холод" ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар килештерү хакында
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе карамагына тапшырылды.