Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең утырышы булды

2016 елның 14 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:          

1. Татарстан Республикасында тоткарланган транспорт чараларын урыннарыннан күчергән һәм махсус машина кую урынында саклаган өчен түләү вакытын билгеләү хакында.

2. 2017 елга Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан челтәр оешмаларының электр челтәрләренә технологик тоташтырган өчен стандартлаштырылган тариф ставкаларын, максималь куәт берәмлеге өчен ставкаларны һәм түләү хисаплау өчен формулаларны билгеләү хакында.

3. 2017 елга эчә торган суга, техник суга, су бүлүгә, салкын суны транспортлауга һәм җыентык суларны транспортлауга тарифлар билгеләү хакында.

(Әлмәт м.р.: "Пласт басымын тотып тору өчен технологик сыекча әзерләү идарәсе" ҖЧҖ; Алабуга м.р.: "Водолей-М" ҖЧҖ, Әлмәт авыл җирлегенең "Халыкка хезмәт күрсәтү үзәге" автономияле учреждениесе, Бехтер авыл җирлегенең "Халыкка хезмәт күрсәтү үзәге" автономияле учреждениесе, Олы Елово авыл җирлегенең "Халыкка хезмәт күрсәтү үзәге" автономияле учреждениесе, Олы Качкын авыл җирлегенең "Халыкка хезмәт күрсәтү үзәге" автономияле учреждениесе, Костенеево авыл җирлегенең "Халыкка хезмәт күрсәтү үзәге" автономияле учреждениесе, Лекарев авыл җирлегенең "Халыкка хезмәт күрсәтү үзәге" автономияле учреждениесе, Морт авыл җирлегенең  "Халыкка хезмәт күрсәтү үзәге" автономияле учреждениесе, Иске Күклек авыл җирлегенең "Халыкка хезмәт күрсәтү үзәге" автономияле учреждениесе, Иске Юраш авыл җирлегенең  "Халыкка хезмәт күрсәтү үзәге" автономияле учреждениесе, Яковлев авыл җирлегенең  "Халыкка хезмәт күрсәтү үзәге" автономияле учреждениесе Яшел Үзән м.р.: "Нижневязовской жилкомсервис" ҖЧҖ; Кама Тамагы м.р.: "УЮТ" МУП, Лаеш м.р.: "ХХI  гасыр җитештерү-төзелеш компаниясе" ҖЧҖ; Лениногорск м.р.: "Водоканал" ҖЧҖ; Казан ш.: "Интеграция" катнаш челтәр компаниясе" ҖЧҖ; "РСК" ҖЧҖ, "Баш торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе" АҖ, "Водо-система" ҖЧҖ, Питрәч м.р.: "Идарәче компания" МУП; Чистай м.р.: "Чистай-Су каналы" АҖ, "Чистай авыл торак-коммуналь хуҗалыгы" ҖЧҖ)

4. "Баш торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе" акционерлык җәмгыяте өчен салкын суны транспортлаганга һәм җыентык суларны транспортлаганга тарифлар билгеләү хакында.

5. "2017-2019 елларга "Сәнәгый-җитештерү тибындагы "Алабуга" махсус икътисад зонасы" акционерлык җәмгыяте өчен эчә торган суга, техник суга һәм су бүлүгә тарифлар билгеләү хакында.

6. 2017-2019 елларга "Су каналы-КП" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен эчә торган суга һәм су бүлүгә тарифлар билгеләү хакында.

7. “Светводканал” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен 2017-2019 елларга эчә торган суга тарифлар билгеләү хакында.

8. 2017-2019 елларга "Транснефть – Прикамье" – Казан район нефть үткәрү идарәсе" акционерлык җәмгыяте өчен техник суга тарифлар билгеләү хакында.

9. 2017-2019 елларга "Коммуналь челтәрләр – Түгәрәк Алан" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен эчә торган суга һәм су бүлүгә тарифлар билгеләү хакында.

10. "Осиново җылылык белән тәэмин итү компаниясе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2016-2018 елларга "Осиново җылылык белән тәэмин итү компаниясе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) тарифлар билгеләү турында”гы 18.10.2016 № 5-11/тэ  карары белән билгеләнгән озак вакытлы тарифларга 2017 ел буенча үзгәрешләр кертү хакында.

11. Җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга, җылы белән тәэмин итүче башка оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2016-2018 елларга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга, җылы белән тәэмин итүче башка оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) тарифлар билгеләү турында”гы 27.11.2015 № 5-39/тэ карары белән билгеләнгән озак вакытлы тарифларга 2017 ел буенча төзәтмәләр кертү хакында.

(Азнакай м.р.: "Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе" ачык акционерлык җәмгыяте, Азнакай ш., Алабуга м.р.: "Альгазтранс-Елабуга" ҖЧҖ, Яшел Үзән м.р.: “Яшел Үзән җылылык челтәрләре предприятиесе” ААҖ; Казан ш.: "Казэнерго" АҖ, Җылылык һәм су белән тәэмин итү буенча үзәк дирекциянең җылылык һәм су белән тәэмин итү буенча Горьков дирекциясенең Казан территориаль кишәрлеге – "РТЮ" ААҖ филиалы, "Теплоснабсервис" ҖЧҖ)

12. 2017-2021 елларга "Әлмәт җылылык челтәрләре" акционерлык җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга, җылы белән тәэмин итүче башка оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) тарифлар билгеләү хакында.

13. 2017 елга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар билгеләү хакында.

(Әлки, Биектау, Менделеевск, Нурлат м.р., Казан ш.: "Баш торак-коммуналь хуҗалык идарәсе" АҖ; Әлмәт м.р.: "Тепло-ЭнергоСервис" ҖЧҖ; Лаеш м.р.: "ХХI  гасыр җитештерү-төзелеш компаниясе"ҖЧҖ)

Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынгач Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыгачак һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International