Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәлә карап тикшерелде:
1. 2017 елга Татарстан Республикасында Газлаштыру программасын финанслау өчен "Газпром трансгаз Казань" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең газ бүлү челтәрләрендә газ транспортлау хезмәтләренә булган тарифларга махсус өстәмә бәя күләмнәрен билгеләү хакында.
Карап тикшерелгән мәсьәлә буенча тиешле карар кабул ителде, ул дәүләт теркәвенә алынгач Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыгачак һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.