Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең утырышы булды

2016 елның 9 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:         

1. 2017 елга Татарстан Республикасы халкына сатыла торган сыегайтылган газга берәмтекләп сату бәяләрен билгеләү хакында.

2. "Генерацияләү компаниясе" ачык акционерлык җәмгыятенең җылылык энергиясе чыганагы коллекторларыннан кулланучыларга, җылы белән тәэмин итүче башка оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының "2016-2018 елларга "Генерацияләү компаниясе" ачык акционерлык җәмгыятенең җылылык энергиясе чыганагы коллекторларыннан кулланучыларга, җылы белән тәэмин итүче башка оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә тарифлар билгеләү турында"гы 27.11.2015 №5-40/тэ карары белән билгеләнгән озак вакытлы тарифларга 2017 ел буенча үзгәрешләр кертү хакында.

3. Эчә торган суга һәм су бүлүгә карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2016-2018 елларга эчә торган суга һәм су бүлүгә тарифлар билгеләү турында”гы 05.11.2015 № 10-27/кс карары белән расланган озак вакытлы тарифларга 2017 ел буенча үзгәрешләр кертү хакында.

(Әгерҗе м.р.: "Су каналы" ҖЧҖ; Азнакай м.р.: “Сельхозжилсервис” МУП; Апас м.р.: “ЖилКомСервис” ҖЧҖ; Балтач м.р.: "Идарә" ҖЧҖ; Буа м.р.: “Кыят ТКХ МПП” ААҖ; Югары Ослан м.р.: "Печищи" МУП, "Волжанка" МУП; Биектау м.р.: "Коркачык челтәрләре" ҖЧҖ; Зәй м.р.: "Зәй су каналы" ҖЧҖ; Яшел Үзән м.р.: "Ореховка" ИК" ҖЧҖ, "Осиново" ИК" ҖЧҖ; "Раифаның ябык типтагы девиант тәртипле укучылар өчен махсус белем-тәрбия бирү учреждениесе" ФДБҺББУ, "Нурлат ТКХ КҖП" МУП; Лениногорск м.р.: "Бакирово" шифаханәләре ДПУП)

4. Эчә торган суга, техник суга, су бүлүгә һәм җыентык суларны транспортлауга карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының "2016-2018 елларга эчә торган суга, техник суга, су бүлүгә һәм җыентык суларны транспортлауга тарифлар билгеләү турында"гы 13.11.2015 № 10-28/кс карары белән билгеләнгән озак вакытлы тарифларга 2017 ел буенча төзәтмәләр кертү хакында.

(Әгерҗе м.р.: "Водоканалсервис" ҖЧҖ; Актаныш м.р.: "Теплосервис" ҖЧҖ, "Коммунсервис-Актаныш" ҖЧҖ; Әлмәт м.р.: "ТКХ (Инженерлык челтәрләре)" МУП; Бөгелмә м.р.: Җылылык һәм су белән тәэмин итү буенча Куйбышев дирекциясенең Бөгелмә территориаль кишәрлеге – Җылылык һәм су белән тәэмин итү буенча үзәк дирекциянең структур бүлекчәсе – "РТЮ" ААҖ филиалы; Биектау м.р.: "Жилкомплекс – ТМ" ҖЧҖ; Алабуга м.р.: В.Д.Шашин ис. "Татнефть" ХАҖ, "Алабуга автомобиль заводы ҖБ" ААҖ; Зәй м.р.: “Теплосервис” ҖЧҖ; Яшел Үзән м.р.: "Серго ис. завод җитештерү берләшмәсе" АҖ; Кайбыч м.р.: "Кайбыч ТКХ" МУП; Лаеш м.р.: "Карсар" ҖЧҖ; Менделеевск м.р.: “Ижминводы” шифаханәләр профсоюзының хосусый дәвалау-профилактикалау  учреждениесе; Казан ш.: "Карсар" ҖЧҖ, ИП Шаматов И.К.)

5. Эчә торган суга, техник суга, су бүлүгә, җыентык суларны чистартуга һәм җыентык суларны транспортлауга карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының "2016-2018 елларга эчә торган суга, техник суга, су бүлүгә, җыентык суларны чистартуга һәм җыентык суларны транспортлауга тарифлар билгеләү турында"гы 20.11.2015 № 10-31/кс карары белән билгеләнгән озак вакытлы тарифларга 2017 ел буенча төзәтмәләр кертү хакында.

(Алексеевск м.р.: “Алексеевск су каналы” ААҖ; Балтач м.р.: “Балтач ТКХ МПП” ААҖ; Буа м.р.: "Буа-Су каналы" ЯАҖ; Яшел Үзән м.р.: "МКД Сервис" ҖЧҖ; Лаеш м.р.: "Казан" халыкара аэропорты" АҖ; Менделеевск м.р.: "Тихоново-сервис" ТМШ, "Л.Я. Карпов ис. химия заводы" АҖ; Казан ш.: "Казаньоргсинтез" ХАҖ, Югары Ослан м.р. "Шеланга" ял базасы, "Пивоварня "Москва-Эфес" ЯАҖ филиалы; Мөслим м.р.: “Мөслим инженерлык челтәрләре” ААҖ; Нурлат м.р.: "Промочистка" ҖЧҖ; Балык Бистәсе м.р.: "Масловский" ААҖ; Тукай м.р.: "Татнефть-АЗС Центр" ААҖ Чаллы филиалы; Ютазы м.р.: "Урыссу-Су каналы" ҖЧҖ)

6. Эчә торган суга, техник суга, су бүлүгә, салкын суны транспортлауга һәм җыентык суларны транспортлауга карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының "2016-2018 елларга эчә торган суга, техник суга, су бүлүгә, салкын суны транспортлауга һәм җыентык суларны транспортлауга тарифлар билгеләү турында"гы 27.11.2015 № 10-32/кс карары белән билгеләнгән озак вакытлы тарифларга 2017 ел буенча төзәтмәләр кертү хакында.

(Әгерҗе м.р.: “Терсинск коммуналь челтәрләре” ААҖ; Азнакай м.р.: "Азнакай ПТС" ААҖ; Актаныш м.р.: "ГидроСервис" ҖЧҖ, Югары Ослан м.р.: “Газпром трансгаз Казань” ҖЧҖ; Алабуга м.р.: "Сәнәгый-җитештерү тибындагы "Алабуга" махсус икътисади зонасы" АҖ; Лаеш м.р.: "Ак Барс" кошчылык комплексы" ҖЧҖ филиалы өчен "Яратель" кошчылык фабрикасы, "Транснефть-Прикамье" АҖ – Казан район нефть үткәрү идарәсе; Минзәлә м.р.: "Минзәлә районы коммуналь челтәрләре" АҖ; Казан ш.: Җылылык һәм су белән тәэмин итү буенча Горький дирекциясенең Казан территориаль кишәрлеге – Җылылык һәм су белән тәэмин итү буенча үзәк дирекциянең структур бүлекчәсе – "РТЮ" ААҖ филиалы, "Никос и Мария" фирмасы" ҖЧҖ, "Энерготехника" челтәр компаниясе" ЯАҖ, "Казан оптика-механика заводы" АҖ; Түбән Кама м.р.: “Камэнергостройпром” ҖЧҖ; Питрәч м.р.: "Ак Барс" кошчылык комплексы" ҖЧҖ, "Антей" девелопер корпорациясе" АҖ Казан филиалы, "Кощак инженерлык челтәрләре" ААҖ; "ЖилБыт" ҖЧҖ; Балык Бистәсе м.р.: "Балык Бистәсе торак-коммуналь сервисы" ҖЧҖ; Саба м.р.: "Саба ТКХ КҖП" ААҖ; "Саба районы Шәмәрдән ТКХ КҖП" ААҖ, “Газпром трансгаз Казань” ҖЧҖ; Сарман м.р.: "Азнакай ПТС" ААҖ; Тәтеш м.р.: "Тәтеш су каналы" АҖ; Тукай м.р.: "Нефтебаза" ТМШ, "Коммуналь челтәрләр – Татарстан" ҖЧҖ)

7. 2017 елга эчә торган суга, су бүлүгә, салкын суны транспортлауга һәм җыентык суларны транспортлауга тарифлар билгеләү хакында.

(Әгерҗе м.р.: "Таткоммунэнерго" АҖ; Аксубай м.р.: “Нурлат җылылык челтәрләре” АҖ; Югары Ослан м.р.: "Таткоммунэнерго" АҖ; Биектау м.р.: "Биектау коммуналь челтәрләре" АҖ; Яшел Үзән м.р.: "Осиново инженерлык челтәрләре" АҖ, "Казан җылылык белән тәэмин итү предприятиесе" ҖЧҖ; Кукмара м.р.: "Кукмара чистарту корылмалары" ҖЧҖ; Лаеш м.р.: "КомЭкоКомплекс" ҖЧҖ, "Су белән тәэмин итү һәм канализацияләү үзәге" ҖЧҖ; Лениногорск м.р.: “Лениногорск коммуналь челтәрләре” ҖЧҖ; Казан ш.: “Теплоснабсервис” ҖЧҖ; Түбән Кама м.р.: “БРИГ” ҖЧҖ, “Шереметьевский ЖилСтройСервис” ҖЧҖ; Яңа Чишмә м.р.: "Яңа Чишмә ТКХ КҖП" ҖЧҖ; Нурлат м.р.: "Промочистка" ҖЧҖ; Тукай м.р.: "Стоки-Ерыклы-Сидоровка" ҖЧҖ)

8. 2017 елга эчә торган суга, су бүлүгә, салкын суны транспортлауга һәм җыентык суларны транспортлауга тарифлар билгеләү хакында.

(Әгерҗе м.р.: “Родник” ҖЧҖ; Яшел Үзән м.р.: “Торак-коммуналь хезмәтләре” ҖЧҖ; Менделеевск м.р.: "Менделеевск м.р. ТКХ идарәсе" МУП; Түбән Кама м.р.: "Су чистарту станциясе – Нижнекамскнефтехим" АҖ)

9. 2017-2019 елларга "Казан" халыкара аэропорты" акционерлык җәмгыяте өчен су бүлүгә тарифлар билгеләү хакында.

10. 2017-2019 елларга "Бөгелмә-Су каналы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен эчә торган суга һәм су бүлүгә тарифлар билгеләү хакында.

11. 2017-2019 елларга "ЗВКС" акционерлык җәмгыяте өчен эчә торган суга һәм су бүлүгә тарифлар билгеләү хакында.

12. 2017-2019 елларга "Жилкомсервис" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен эчә торган суга һәм су бүлүгә тарифлар билгеләү хакында.

13. “ВодоТехноСервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен 2017-2019 елларга эчә торган суга тарифлар билгеләү хакында.

14. 2017-2019 елларга "Аммоний" акционерлык җәмгыяте өчен эчә торган суга һәм су бүлүгә тарифлар билгеләү хакында.

15. "2017-2019 елларга "Иннополис" махсус икътисад зонасы" акционерлык җәмгыяте өчен эчә торган суга һәм су бүлүгә тарифлар билгеләү хакында.

16. Җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга, җылы белән тәэмин итүче башка оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2016-2018 елларга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга, җылы белән тәэмин итүче башка оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) тарифлар билгеләү турында”гы 20.11.2015 № 5-34/тэ карары белән билгеләнгән озак вакытлы тарифларга 2017 ел буенча төзәтмәләр кертү хакында.

(Бөгелмә м.р.: "Бөгелмә ПТС" ААҖ; Буа м.р.: "Буа җылылык челтәрләре предприятиесе" ЯАҖ; Алабуга м.р.: "Алабуга ПТС" ААҖ, "Алабуга сөте" ААҖ; Яшел Үзән м.р.:

"Нурлат торак-коммуналь хуҗалыгының күптармаклы җитештерү предприятиесе" МУП; Кама Тамагы м.р.:

"Кама Тамагы коммуналь челтәрләре" ААҖ, "Куйбышев-Затон коммуналь челтәрләре" ААҖ; Казан ш.: "Казан оптика-механика заводы" АҖ, "Казан дәүләт казна дары заводы" ФКП, "Татфлот" суднолар йөртү компаниясе" АҖ, "Альтон" АҖ)

17. 2017 елга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылыйөрткечкә тарифлар билгеләү хакында.

(Аксубай м.р.: “Нурлат җылылык челтәрләре” АҖ; Актаныш м.р.: “Теплосервис” ҖЧҖ; Әлмәт м.р.: "Альтехносервис" ҖЧҖ; "Светсервис" МУП, "Тепло-ЭнергоСервис+" ҖЧҖ, "Азнакай ПТС" ААҖ Әлмәт ш.; Буа м.р.: "Тәтеш ПТС" ААҖ; Яшел Үзән м.р.: "Нижневязовский жилкомсервис" ҖЧҖ; Кукмара м.р.: “Инженерлык челтәрләре” ҖЧҖ; Лениногорск м.р.: "Шөгер челтәрләре" ҖЧҖ; Сарман м.р.: "Җылылык челтәрләре" ҖЧҖ; Тукай м.р.: "Тукай Тепло-Газ" ҖЧҖ; Теләче м.р.: “Теләче җылылык челтәрләре” МУП; Казан ш.: "Видный" ТК" ИК" ҖЧҖ, "Элеваторстрой" тимер-бетон эшләнмәләре һәм конструкцияләре заводы" ҖЧҖ, "Энерготехника" челтәр компаниясе" АҖ)

18. 2017 елга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга, җылы белән тәэмин итүче башка оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) тарифлар билгеләү хакында.

(Лениногорск м.р.: "Лениногорск җылылык челтәрләре" ҖЧҖ; Түбән Кама м.р.: "Индустриальный парк – Сервис" ИК" ҖЧҖ; Тәтеш м.р.: "Тәтеш ПТС" ААҖ; Казан ш.: "Энергосистема" ҖЧҖ)

19. 2017-2019 елларга "Аммоний" акционерлык җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылыйөрткечкә тарифлар билгеләү хакында.

20. 2017 елга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) тарифлар билгеләү хакында.

(Әгерҗе м.р.: Җылылык һәм су белән тәэмин итү буенча Горький дирекциясенең Ижевск территориаль кишәрлеге – Җылылык һәм су белән тәэмин итү буенча үзәк дирекциянең структур бүлекчәсе – "РТЮ" ААҖ филиалы; Югары Ослан м.р.: "Иннополис" МИЗ" АҖ; Бөгелмә м.р.: "Балкыш" фәнни-җитештерү предприятиесе" ҖЧҖ; Чүпрәле м.р.: "Чүпрәле коммуналь челтәрләре" ҖЧҖ, "Прогресс" МУП; Яшел Үзән м.р.: "Яшел ҮзәнА.М. Горький ис. заводы" АҖ, "Таткоммунпромкомплект" ҖЧҖ, "Казан (Идел буе) Федераль университеты" федераль дәүләт автономияле югары белем бирү мәгариф учреждениесе; Кама Тамагы м.р.: "Куйбышев ис. флот ремонтлау базасы" ЯАҖ; Лаеш м.р.: “Теплоснабсервис” ҖЧҖ; Менделеевск м.р.: "Аммоний" АҖ; Казан ш.: "Россия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге" ФДБУ)

21. 2017-2021 елларга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга, җылы белән тәэмин итүче башка оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) тарифлар билгеләү хакында.

(Алабуга м.р.: "Тепловик" ҖЧҖ; Казан ш.: ИП Шаматов И.К., "В.И. Шимко исемендәге "Радиоэлектроника" фәнни-җитештерү берләшмәсе" АҖ, "Татнефть-АК Барс" спорт-коммерция предприятиесе" ҖЧҖ)

22. "КАМАЗ-Энерго" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан җылылык энергиясен тапшыру буенча күрсәтелә торган хезмәтләргә карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының "2016-2018 елларга "КАМАЗ-Энерго" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан җылылык энергиясен тапшыру буенча күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифлар билгеләү турында"гы 30.11.2015 № 5-53/тэ карары белән билгеләнгән озак вакытлы тарифларга 2017 ел буенча үзгәрешләр кертү хакында.

23. Казанның "Су каналы" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар билгеләү хакында.

24. Казанның "Су каналы" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар билгеләү хакында.

25. “Чаллы су каналы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар билгеләү хакында.

26. “Чаллы су каналы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар билгеләү хакында.

27. Түбән Кама ш. "Су үткәрү-канализацияләү һәм энергетика хуҗалыгы" акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар билгеләү хакында.

28. Түбән Кама ш. "Су үткәрү-канализацияләү һәм энергетика хуҗалыгы" акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар билгеләү хакында.

Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынгач Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыгачак һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International