12 декабрьдә Россиякүләм гражданнарны кабул итү көне узачак

2016 елның 12 декабре, дүшәмбе

2016 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән башлап 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Россиякүләм гражданнарны кабул итү көне узачак.

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында кабул итү эшләре түбәндәге адрес буенча гамәлгә ашырылачак: Казан ш., Карл Маркс ур., 66 й.

Түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкаләтенә карый:

Тарифларны, бәяләрне, өстәмәләрне, арттыруларны һ.б. дәүләти җайга салу:

  1. электр һәм җылы белән тәэмин итүне дәүләт тарафыннан җайга салу өлкәсендә;
  2. газ белән тәэмин итү бәяләрен һәм тарифларын дәүләт тарафыннан җайга салу өлкәсендә;
  3. коммуналь комплекс оешмаларын дәүләт тарафыннан җайга салу өлкәсендә;
  4. транспортны дәүләт тарафыннан җайга салу өлкәсендә;
  5. дәүләти җайга салуның социаль өлкәсендә;
  6. урман хуҗалыгын тарифлар буенча җайга салу өлкәсендә;
  7. җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә;
  8. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән тарифларны һәм бәяләрне дәүләт тарафыннан җайга салуга бәйле башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыра.

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкаләтенә карый торган мәсьәләләрдә Россиякүләм гражданнарны кабул итү көнен үткәрү буенча консультацияләү түбәндәге телефоннар аша башкарыла:(843)221-82-51, (843)221-82-52.

2016 елның 12 декабрендә шәхсән кабул ителүгә теркәлү эшләре, паспорт булган очракта, 212 санлы гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлегендә башкарыла, анда ишегалды ягыннан керергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International