ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Халыкара инвалидлар көненә багышланган хәйрия акциясендә катнашты

2016 елның 9 декабре, җомга

1-10 декабрь көннәрендә Казанда Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы уза. Бу чорда сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикләнгәннәргә шәһәр учреждениеләрендә аеруча зур игътибар күрсәтелә.

         Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре дә читтә калмады һәм, гадәткә кергәнчә, хәйрия фондларына ярдәм күрсәтү юлы белән инвалид балалар өчен оештырылган хәйрия акциясендә катнашты.

Белешмә өчен:

1992 елда БМО Генераль Ассамблеясы 47 нче сессиясендә махсус резолюциядә 3 декабрьне Халыкара инвалидлар көне итеп игълан итә. Бу көннәрдә һәммә кеше сәламәтлеге буенча чикләмәләре булганнарга игътибарлы булырга тырыша, аларга ярдәм итә, кайгыртучанлык күрсәтә.

Халыкара инвалидлар көнен үткәрү инвалидларның проблемаларына игътибар җәлеп итүгә, аларның абруен, хокуларын һәм иминлеген яклауга,   инвалидларны сәяси, социаль, икътисади һәм мәдәни тормышта катнаштырган очракта, җәмгыятьнең нинди өстенлекләргә ия булуына карата игътибар арттыруга юнәлдерелгән. Бу көнне игълан итүнең максатлары – кешеләрнең хокукларын тулы һәм тигез дәрәҗәдә саклау һәм инвалидларны җәмгыять тормышында катнаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International