Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2016 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

1. Татарстан Республикасында тоткарланган транспорт чараларын урыннарыннан күчергән һәм махсус машина кую урынында саклаган өчен түләү вакытын килештерү хакында.

2. Эчә торган суга, техник суга, су бүлүгә, җыентык суларны чистартуга, салкын суны транспортлауга һәм җыентык суларны транспортлауга карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының "2016-2018 елларга эчә торган суга, техник суга, су бүлүгә, җыентык суларны чистартуга, салкын суны транспортлауга һәм җыентык суларны транспортлауга  тарифлар билгеләү турында"гы 30.11.2015 № 10-35/кс карары белән билгеләнгән озак вакытлы тарифларга 2017 ел буенча төзәтмәләр кертү хакында.

(Казан ш.: "Казаньоргсинтез" ХАҖ, "ТГК-16" ААҖ; Түбән Кама м.р.: "Нижнекамскнефтехим" ХАҖ, "Су чистарту станциясе – Нижнекамскнефтехим" АҖ, "ВКиЭХ" АҖ)

3. Эчә торган суга, техник суга, су бүлүгә, салкын суны транспортлауга һәм җыентык суларны транспортлауга карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының "2016-2018 елларга эчә торган суга, техник суга, су бүлүгә, салкын суны транспортлауга һәм җыентык суларны транспортлауга тарифлар билгеләү турында"гы 27.11.2015 № 10-32/кс карары белән билгеләнгән озак вакытлы тарифларга 2017 ел буенча төзәтмәләр кертү хакында.

(Саба м.р.: "Саба ТКХ КҖП" ААҖ; "Саба районы Шәмәрдән ТКХ КҖП" ААҖ; Питрәч м.р.: "Антей" девелопер корпорациясе" ААҖ Казан филиалы)

4. 2017 елга эчә торган суга, су бүлүгә, салкын суны транспортлауга һәм җыентык суларны транспортлауга тарифлар килештерү хакында.

(Әгерҗе м.р.: “Родник” ҖЧҖ; Яшел Үзән м.р.: “Торак-коммуналь хезмәтләре” ҖЧҖ; Менделеевск м.р.: "Менделеевск муниципаль районы ТКХ идарәсе" МУП; Түбән Кама м.р.: "Су чистарту станциясе – Нижнекамскнефтехим" АҖ)

5. "2017-2019 елларга "Иннополис" махсус икътисад зонасы" акционерлык җәмгыяте өчен эчә торган суга һәм су бүлүгә тарифлар килештерү хакында.

6. 2017-2019 елларга "Аммоний" акционерлык җәмгыяте өчен эчә торган суга һәм су бүлүгә тарифлар килештерү хакында.

7. Җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга, җылы белән тәэмин итүче башка оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2016-2018 елларга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга, җылы белән тәэмин итүче башка оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) тарифлар билгеләү турында”гы 27.11.2015 № 5-39/тэ карары белән билгеләнгән озак вакытлы тарифларга 2017 ел буенча төзәтмәләр кертү хакында.

(Казан ш.: "Казэнерго" АҖ)

8. Җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2016-2018 елларга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) тарифлар билгеләү турында”гы 30.11.2015 № 5-51/тэ карары белән билгеләнгән озак вакытлы тарифларга 2017 ел буенча үзгәрешләр кертү хакында.

(Алабуга м.р.: "Сәнәгый-җитештерү тибындагы "Алабуга" махсус икътисади зонасы" АҖ; Түбән Кама м.р.: "ТАНЕКО" АҖ)

9. "КАМАЗ-Энерго" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан җылылык энергиясен тапшыру буенча күрсәтелә торган хезмәтләргә карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының "2016-2018 елларга "КАМАЗ-Энерго" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан җылылык энергиясен тапшыру буенча күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифлар билгеләү турында"гы 30.11.2015 № 5-53/тэ карары белән билгеләнгән озак вакытлы тарифларга 2017 ел буенча үзгәрешләр кертү хакында. (Чаллы ш.).

10. "Су үткәрү-канализацияләү һәм энергетика хуҗалыгы" ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан җылылык энергиясен тапшыру буенча күрсәтелә торган хезмәтләргә карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының "2016-2018 елларга "Су үткәрү-канализацияләү һәм энергетика хуҗалыгы" ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан җылылык энергиясен тапшыру буенча күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифлар билгеләү турында"гы 30.11.2015 № 5-56/тэ карары белән билгеләнгән озак вакытлы тарифларга 2017 ел буенча үзгәрешләр кертү хакында.

11. Җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылыйөрткечкә карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2016-2018 елларга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылыйөрткечкә тарифлар билгеләү турында”гы 30.11.2015 № 5-57/тэ карары белән билгеләнгән озак вакытлы тарифларга 2017 ел буенча үзгәрешләр кертү хакында. (Түбән Кама м.р.: "ТАНЕКО" АҖ)

12. 2017-2019 елларга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар килештерү хакында.

(А.М. Горький ис. Яшел Үзән заводы" АҖ; "Иннополис" махсус икътисад зонасы" АҖ; "Теплоснабсервис" ҖЧҖ)

13. 2017 елга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар килештерү хакында.

(Әлмәт м.р.: "Тепло-ЭнергоСервис" ҖЧҖ; Кукмара м.р.: “Инженерлык челтәрләре” ҖЧҖ; Лаеш м.р.: "ХХI  гасыр җитештерү-төзелеш компаниясе" ҖЧҖ; Тукай м.р.: "Тукай Тепло-Газ" ҖЧҖ).

14. 2017 елга "Энергосистема" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга, җылы белән тәэмин итүче оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) тарифлар килештерү хакында. (Казан ш.)

      Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе карамагына тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International