Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең утырышы булды

2016 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:          

1. Татарстан Республикасы территориясендә челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының "2015-2019 елларга Татарстан Республикасы территориясендә челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә аерым тарифлар билгеләү турында"гы 05.12.2014 № 3-9/э карары белән билгеләнгән озак вакытлы аерым тарифларга 2017 ел буенча үзгәрешләр кертү хакында.

(В.Д.Шашин ис. "Татнефть" ХАҖ, Энергия белән хезмәт итү буенча Куйбышев дирекциясе – Трансэнерго структур бүлекчәсе – "РТЮ" ААҖ филиалы, "Электро-Энергосервис" ҖЧҖ, "ЕлАЗ" ААҖ, "СМП-Нефтегаз" АҖ, "Чаллы су каналы" ҖЧҖ, "Казан компрессор машина төзелеше заводы" ААҖ, "ТранзитЭнергоМонтаж" ҖЧҖ, "Оборонэнерго" АҖ, "Электр челтәрләре предприятиесе" ҖЧҖ, "ҖСТ Алабуга МИЗ" АҖ, Энергия белән тәэмин итү буенча Горький дирекциясе – Трансэнерго структур бүлекчәсе – "РТЮ" ААҖ филиалы, "Казан энергетика компаниясе" ҖЧҖ, "Казан халыкара аэропорты" АҖ, С.П. Горбунов ис. Казан авиация заводы – "Туполев" ХАҖ филиалы, "Казан синтетик каучук заводы" ААҖ, "Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе" АҖ, "Л.Я. Карпов ис. химия заводы" АҖ, "Нижнекамскнефтехим" ХАҖ, "Әлмәт торба заводы" АҖ, "Савиново-Челны" ҖЧҖ, "Элекон заводы" АҖ, "Татнефтепром – Зюзеевнефть" АҖ, "Электр челтәрләре предприятиесе – ТК" ҖЧҖ, "Казан дәүләт казна дары заводы" ФКП).

2. "Электр челтәрләре компаниясе" ЯАҖ белән "Челтәр компаниясе" ААҖ челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының "2015-2017 елларга "Электр челтәрләре компаниясе" ЯАҖ белән "Челтәр компаниясе" ААҖ челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә аерым тарифлар билгеләү турында"гы 10.12.2014 № 3-10/э карары белән билгеләнгән озак вакытлы аерым тарифларга 2017 ел буенча үзгәрешләр кертергә.

3. Татарстан Республикасы территориясендә челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының "2015-2019 елларга Татарстан Республикасы территориясендә челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә аерым тарифлар билгеләү турында"гы 10.12.2014 № 3-11/э карары белән билгеләнгән озак вакытлы аерым тарифларга 2017 ел буенча үзгәрешләр кертү хакында.

("КАМАЗ-Энерго" ҖЧҖ, "Тандем" инвестицияләү-төзелеш компаниясе" АҖ)

4. Өстенлекле рәвештә бер генә кулланучыга хезмәт күрсәтүче челтәр оешмалары өчен электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә карата һәм Татарстан Республикасы территориясендәге челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының "2015-2019 елларга өстенлекле рәвештә бер генә кулланучыга хезмәт күрсәтүче челтәр оешмалары өчен электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә тарифлар һәм һәм Татарстан Республикасы территориясендәге челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә аерым тарифлар билгеләү турында"гы 10.12.2014 № 3-13/э карары белән расланган, тиешенчә – озак вакытлы тарифларга һәм аерым тарифларга 2017 ел буенча үзгәрешләр кертү хакында ("Нижнекамскшина" ХАҖ).

5. Өстенлекле рәвештә бер кулланучыга хезмәт күрсәтә торган "ТранснефтьЭлектросетьСервис" ҖЧҖ өчен электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының "2015-2019 елларга өстенлекле рәвештә бер кулланучыга хезмәт күрсәтә торган "ТранснефтьЭлектросетьСервис" ҖЧҖ өчен электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә тарифлар билгеләү турында"гы 10.12.2014 № 3-14/э карары белән билгеләнгән озак вакытлы тарифларга 2017 ел буенча үзгәрешләр кертү хакында.

6. "Энерготранзит" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән "Челтәр компаниясе" ачык акционерлык җәмгыяте челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының "2016-2018 елларга "Энерготранзит" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән "Челтәр компаниясе" ачык акционерлык җәмгыяте челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә аерым тарифлар билгеләү турында"гы 10.12.2015 № 3-14/э карары белән билгеләнгән озак вакытлы аерым тарифларга 2017 ел буенча үзгәрешләр кертү хакында.

7. "Газпром энерго" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән "Челтәр компаниясе" ачык акционерлык җәмгыяте челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының "2016-2020 елларга "Газпром энерго" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән "Челтәр компаниясе" ачык акционерлык җәмгыяте челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә аерым тарифлар билгеләү турында"гы 10.12.2015 № 3-15/э карары белән билгеләнгән озак вакытлы аерым тарифларга 2017 ел буенча үзгәрешләр кертү хакында.

Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынгач Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыгачак һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International