Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
1. "РСК" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан җылылык энергиясен тапшыру буенча күрсәтелә торган хезмәтләргә карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының "2016-2018 елларга "РСК" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан җылылык энергиясен тапшыру буенча күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифлар билгеләү турында"гы 30.11.2015 г №5-48/тэ карары белән билгеләнгән озак вакытлы тарифларга 2017 ел буенча үзгәрешләр кертү хакында.
2. Җылылык энергиясе чыганаклары коллекторларында электр энергиясен җитештерү буенча билгеләнгән генерацияләү куәте 25 һәм аннан артык ватт булган “ТГК-16” ачык акционерлык җәмгыятенең җылылык энергиясе чыганагында электр һәм җылылык энергиясен катнаш эшләп чыгару режимында җитештерелә торган җылылык энергиясенә карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2016-2018 елларга җылылык энергиясе чыганаклары коллекторларында электр энергиясен җитештерү буенча билгеләнгән генерацияләү куәте 25 һәм аннан артык ватт булган “ТГК-16” ачык акционерлык җәмгыятенең җылылык энергиясе чыганагында электр һәм җылылык энергиясен катнаш эшләп чыгару режимында җитештерелә торган җылылык энергиясенә тарифлар билгеләү турында”гы 30.11.2015 №5-44/тэ карары белән билгеләнгән озак вакытлы тарифларга 2017 ел буенча үзгәрешләр кертү хакында.
3. Җылылык энергиясен югалтуларны компенсацияләү өчен җылылык энергиясен сатып алучы җылылык челтәрләре оешмаларына “ТГК-16” ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан җиткерелә торган җылылык энергиясенә карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2016-2018 елларга җылылык энергиясен югалтуларны компенсацияләү өчен җылылык энергиясен сатып алучы җылылык челтәрләре оешмаларына “ТГК-16” ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан җиткерелә торган җылылык энергиясенә тарифлар билгеләү турында"гы 30.11.2015 №5-50/тэ карары белән билгеләнгән озак вакытлы тарифларга 2017 ел буенча үзгәрешләр кертү хакында.
4. “ТГК-16” ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга, җылы белән тәэмин итүче башка оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2016-2018 елларга “ТГК-16” ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга, җылы белән тәэмин итүче башка оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә тарифлар билгеләү турында”гы 30.11.2015 №5-49/тэ карары белән билгеләнгән озак вакытлы тарифларга 2017 ел буенча үзгәрешләр кертү хакында.
5. "Генерацияләү компаниясе" ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга, җылы белән тәэмин итүче башка оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә карата озак вакытлы тарифларга 2017 ел буенча үзгәрешләр кертү хакында.
6. Татарстан Республикасы территориясендә челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының "2015-2019 елларга Татарстан Республикасы территориясендә челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә аерым тарифлар билгеләү турында"гы 05.12.2014 № 3-9/э карары белән билгеләнгән озак вакытлы аерым тарифларга 2017 ел буенча үзгәрешләр кертү хакында ("Казан энергетика компаниясе" ҖЧҖ)
7. Төрлесеннән
7.1. 2017 елга Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан челтәр оешмаларының электр челтәрләренә технологик тоташтырган өчен стандартлаштырылган тариф ставкаларын, максималь куәт берәмлеге өчен ставкаларны һәм түләү хисаплау өчен формулаларны килештерү хакында.
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе карамагына тапшырылды.