Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
1. Эчә торган суга һәм су бүлүгә карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2016-2018 елларга эчә торган суга һәм су бүлүгә тарифлар билгеләү турында”гы 05.11.2015 № 10-27/кс карары белән расланган озак вакытлы тарифларга 2017 ел буенча үзгәрешләр кертү хакында.
(Югары Ослан м.р.: "Волжанка" МУП; Яшел Үзән м.р.: "Ореховка" ИК" ҖЧҖ)
2. Эчә торган суга, техник суга, су бүлүгә һәм җыентык суларны транспортлауга карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының "2016-2018 елларга эчә торган суга, техник суга, су бүлүгә һәм җыентык суларны транспортлауга тарифлар билгеләү турында"гы 13.11.2015 № 10-28/кс карары белән билгеләнгән озак вакытлы тарифларга 2017 ел буенча төзәтмәләр кертү хакында.
(Биектау м.р.: "Жилкомплект-ТМ" ҖЧҖ)
3. Эчә торган суга, техник суга, су бүлүгә, җыентык суларны чистартуга һәм җыентык суларны транспортлауга карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының "2016-2018 елларга эчә торган суга, техник суга, су бүлүгә, җыентык суларны чистартуга һәм җыентык суларны транспортлауга тарифлар билгеләү турында"гы 20.11.2015 № 10-31/кс карары белән билгеләнгән озак вакытлы тарифларга 2017 ел буенча төзәтмәләр кертү хакында.
(Алексеевск м.р.: "Алексеевскводоканал" ААҖ, Менделеевск м.р.: "Тихоново-Сервис" ТМШ)
4. Эчә торган суга, техник суга, су бүлүгә, салкын суны транспортлауга һәм җыентык суларны транспортлауга карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының "2016-2018 елларга эчә торган суга, техник суга, су бүлүгә, салкын суны транспортлауга һәм җыентык суларны транспортлауга тарифлар билгеләү турында"гы 27.11.2015 № 10-32/кс карары белән билгеләнгән озак вакытлы тарифларга 2017 ел буенча төзәтмәләр кертү хакында.
(Актаныш м.р.: "ГидроСервис" ҖЧҖ, Алабуга м.р.: "Сәнәгый-җитештерү тибындагы "Алабуга" махсус икътисади зонасы" АҖ; Лаеш м.р.: "Транснефть –Прикамье" АҖ – "Казан район нефтьүткәргеч идарәсе"; Түбән Кама м.р.: "Камэнергостройпром" ҖЧҖ; Саба м.р.: "Газпром трансгаз Казань" ҖЧҖ)
5. Эчә торган суга, техник суга, су бүлүгә, җыентык суларны чистартуга, салкын суны транспортлауга һәм җыентык суларны транспортлауга карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының "2016-2018 елларга эчә торган суга, техник суга, су бүлүгә, җыентык суларны чистартуга, салкын суны транспортлауга һәм җыентык суларны транспортлауга тарифлар билгеләү турында"гы 30.11.2015 № 10-35/кс карары белән билгеләнгән озак вакытлы тарифларга 2017 ел буенча төзәтмәләр кертү хакында.
(Буа м.р.: “Родник” ҖЧҖ; Түбән Кама м.р.: "Нижнекамская ТЭЦ" ҖЧҖ)
6. 2017 елга эчә торган суга, су бүлүгә, салкын суны транспортлауга һәм җыентык суларны транспортлауга тарифлар килештерү хакында.
(Әгерҗе м.р.: "Таткоммунэнерго" АҖ; Аксубай м.р.: “Нурлат җылылык челтәрләре” АҖ; Югары Ослан м.р.: "Таткоммунэнерго" АҖ; Биектау м.р.: "Биектау коммуналь челтәрләре" АҖ; Яшел Үзән м.р.: "Осиново инженерлык челтәрләре" АҖ, "Казан җылылык белән тәэмин итү предприятиесе" ҖЧҖ; Кукмара м.р.: "Кукмара чистарту корылмалары" ҖЧҖ; Лаеш м.р.: "КомЭкоКомплект" ҖЧҖ, "XXI гасыр җитештерү-төзелеш компаниясе" ҖЧҖ; Лениногорск м.р.: “Лениногорск коммуналь челтәрләре” ҖЧҖ; Казан ш.: “Теплоснабсервис” ҖЧҖ; Түбән Кама м.р.: “БРИГ” ҖЧҖ, “Шереметьевский ЖилСтройСервис” ҖЧҖ; Яңа Чишмә м.р.: "Яңа Чишмә ТКХ КҖП" ҖЧҖ; Нурлат м.р.: "Промочистка" ҖЧҖ; Тукай м.р.: "Стоки-Ерыклы-Сидоровка" ҖЧҖ)
7. 2017-2019 елларга "Казан" халыкара аэропорты" акционерлык җәмгыяте өчен су бүлүгә тарифлар килештерү хакында (Лаеш м.р.).
8. 2017-2019 елларга "Бөгелмә-Су каналы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен эчә торган суга һәм су бүлүгә тарифлар килештерү хакында (Бөгелмә м.р.).
9. 2017-2019 елларга "ЗВКС" акционерлык җәмгыяте өчен эчә торган суга һәм су бүлүгә тарифлар килештерү хакында (Яшел Үзән м.р.).
10. 2017-2019 елларга "ВодоТехноСервис" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен эчә торган суга тарифлар килештерү хакында (Кукмара м.р.).
11. 2017-2019 елларга "Жилкомсервис" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен эчә торган суга һәм су бүлүгә тарифлар килештерү хакында (Түбән Кама м.р.).
12. 2016-2018 елларга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга, җылы белән тәэмин итүче башка оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2016-2018 елларга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга, җылы белән тәэмин итүче башка оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) тарифлар билгеләү турында”гы 120.11.2015 № 5-34/тэ карары белән билгеләнгән озак вакытлы тарифларга 2017 ел буенча төзәтмәләр кертү хакында.
(Бөгелмә м.р.: "Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе" ААҖ)
13. Җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2016-2018 елларга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) тарифлар билгеләү турында”гы 30.11.2015 № 5-51/тэ карары белән билгеләнгән озак вакытлы тарифларга 2017 ел буенча үзгәрешләр кертү хакында.
(Баулы м.р.: "Газпром теплоэнерго Казань" ҖЧҖнең "Баулы" филиалы)
14. 2016-2018 елларга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга, җылы белән тәэмин итүче башка оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2016-2018 елларга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга, җылы белән тәэмин итүче башка оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) тарифлар билгеләү турында”гы 30.11.2015 № 5-52/тэ карары белән билгеләнгән озак вакытлы тарифларга 2017 ел буенча төзәтмәләр кертү хакында.
(Менделеевск м.р.: "Газпром трансгаз Казань" ҖЧҖ)
15. 2017-2019 елларга "Аммоний" акционерлык җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар килештерү хакында.
16. 2017-2019 елларга "Балкыш" фәнни-җитештерү предприятиесе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар килештерү хакында.
17. 2017-2019 елларга "Чүпрәле коммуналь челтәрләре" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар килештерү хакында.
18. 2017-2019 елларга "Прогресс" муниципаль унитар предприятиесе тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар килештерү хакында.
19. 2017-2019 елларга "Аммоний" акционерлык җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылыйөрткечкә тарифлар килештерү хакында.
20. 2017 елга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар килештерү хакында.
(Аксубай м.р.: “Нурлат җылылык челтәрләре” АҖ; Актаныш м.р.: “Теплосервис” ҖЧҖ; Буа м.р.: "Тәтеш җылылык челтәрләре предприятиесе" ААҖ; Лениногорск м.р.: "Шөгер челтәрләре" ҖЧҖ; Теләче м.р.: “Теләче җылылык челтәрләре” МУП; Казан ш.: "Энерготехника" челтәр компаниясе" АҖ)
21. 2017 елга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга, җылы белән тәэмин итүче башка оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) тарифлар килештерү хакында.
(Лениногорск м.р.: "Лениногорск җылылык челтәрләре" ҖЧҖ; Түбән Кама м.р.: "Индустриальный парк – Сервис" ИК" ҖЧҖ; Тәтеш м.р.: "Тәтеш җылылык челтәрләре предприятиесе" ААҖ)
22. 2017 елга Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан челтәр оешмаларының электр челтәрләренә технологик тоташтырган өчен стандартлаштырылган тариф ставкаларын, максималь куәт берәмлеге өчен ставкаларны һәм түләү хисаплау өчен формулаларны килештерү хакында.
23. Казанның "Су каналы" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар килештерү хакында.
24. Казанның "Су каналы" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар килештерү хакында.
25. “Чаллы су каналы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар килештерү хакында.
26. “Чаллы су каналы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар килештерү хакында.
27. Түбән Кама ш. "Су үткәрү-канализацияләү һәм энергетика хуҗалыгы" акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар килештерү хакында.
28. Түбән Кама ш. "Су үткәрү-канализацияләү һәм энергетика хуҗалыгы" акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар килештерү хакында.
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе карамагына тапшырылды.