Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең утырышы булды

2016 елның 2 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:          

1. 2017 елга Татарстан Республикасында социаль хезмәтләрне җан башына финанслау нормативлары нигезендә социаль хезмәтләргә тарифлар билгеләү хакында.

2. Даими ташулар буенча муниципаль маршрутларда Татарстан Республикасының Зәй муниципаль районы, Зәй шәһәрендә автомобиль транспорты белән пассажирларны һәм багажны даими ташуларга карата чик күләмдәге максималь тарифларны билгеләү хакында.

3. 2017 елга Татарстан Республикасы халкы һәм аңа тиңләштерелгән кулланучылар категорияләре өчен электр энергиясе бәяләренә (тарифларына) киметүле коэффициентларны куллану хакында.

4. “Энергетика партнерлыгы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең электр энергиясен җитештерү буенча объектын (ГПУ-1) “КАМАЗ-Энерго” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең электр челтәрләренә технологик тоташтырганга түләү билгеләү хакында.

5. “Энергетика партнерлыгы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең электр энергиясен җитештерү буенча объектын (ГПУ-2) “КАМАЗ-Энерго” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең электр челтәрләренә технологик тоташтырганга түләү билгеләү хакында.

6. “Энергетика партнерлыгы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең электр энергиясен җитештерү буенча объектын (ГПУ-3) “КАМАЗ-Энерго” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең электр челтәрләренә технологик тоташтырганга түләү билгеләү хакында.

7. “Чистай-Су каналы” акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар билгеләү хакында

8. “Чистай-Су каналы” акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар билгеләү хакында.

9. Яшел Үзән ш. “ЗВКС” акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар билгеләү хакында.

10. Яшел Үзән ш. “ЗВКС” акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар билгеләү хакында.

11. “Коммуналь челтәрләр – Татарстан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар билгеләү хакында.

12. “Коммуналь челтәрләр – Татарстан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар билгеләү хакында.

13. “Минзәлә районы коммуналь челтәрләре” акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар билгеләү хакында.

14. “Минзәлә районы коммуналь челтәрләре” акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар билгеләү хакында.

15. Җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2015-2017 елларга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) тарифлар билгеләү турында”гы 28.11.2014 № 5-25/тэ карары белән билгеләнгән озак вакытлы тарифларга 2017 ел буенча үзгәрешләр кертү хакында.

(Арча м.р.: "Тепло:Сервис" ҖЧҖ; Әтнә м.р.: "Әтнә ТКХ" МУП; Кукмара м.р.: "ВодоТехноСервис" ҖЧҖ; Казан ш.: "Казан Кремле" музей-тыюлыгы" ДБУ)

16. 2016-2018 елларга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылыйөрткечкә карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2016-2018 елларга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылыйөрткечкә тарифлар билгеләү турында”гы 27.11.2015 № 5-37/тэ карары белән билгеләнгән озак вакытлы тарифларга 2017 ел буенча үзгәрешләр кертү хакында.

(Түбән Кама м.р.: "Сервис индустрия паркы" ИК" ҖЧҖ, "Су үткәрү-канализацияләү һәм энергетика хуҗалыгы" АҖ)

17. 2016-2018 елларга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2016-2018 елларга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) тарифлар билгеләү турында”гы 27.11.2015 № 5-38/тэ карары белән билгеләнгән озак вакытлы тарифларга 2017 ел буенча үзгәрешләр кертү хакында.

(Азнакай м.р.: "Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе" ААҖ; Әлмәт м.р.: "Әлмәт "Радиоприбор" заводы" АҖ; Биектау м.р.: "Биектау коммуналь челтәрләре" АҖ; Яшел Үзән м.р.: "Майский энергоүзәге" АҖ, "Васильевский" ШП ДПУ; Мамадыш м.р.: "Мамадыш җылылык челтәрләре" ААҖ; Түбән Кама м.р.: "Су үткәрү-канализацияләү һәм энергетика хуҗалыгы" АҖ; Сарман м.р.: "Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе" ААҖ; Җәлил штп)

18. 2017 елга "Баш торак-коммуналь хуҗалык идарәсе" акционерлык җәмгыяте тарафыннан күрсәтелә торган җылылык энергиясен тапшыру хезмәтләренә тарифлар билгеләү хакында.

(Яшел Үзән м.р.: "Баш торак-коммуналь хуҗалык идарәсе" АҖ)

19. 2017 елга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылыйөрткечкә тарифлар билгеләү хакында.

(Алабуга м.р.: "Сәнәгый-җитештерү тибындагы "Алабуга" махсус икътисади зонасы" АҖ; Лениногорск м.р.: "Теплоснаб" ҖЧҖ)

Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынгач Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыгачак һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International