Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

          Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

1. 2017 елга Татарстан Республикасы халкына сатыла торган сыегайтылган газга берәмтекләп сату бәяләрен килештерү хакында.

          2. 2017 елга Татарстан Республикасы Газлаштыру программасын финанслау өчен "Газпром трансгаз Казань" ҖЧҖ газ бүлү челтәрләрендә газ транспортлау хезмәтләренә булган тарифларга махсус өстәмә бәя күләмнәрен килештерү хакында.

          3. "Газпром энерго" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән "Челтәр компаниясе" ачык акционерлык җәмгыяте челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының "2016-2020 елларга "Газпром энерго" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән "Челтәр компаниясе" ачык акционерлык җәмгыяте челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә аерым тарифлар билгеләү турында"гы 10.12.2015 № 3-15/э карары белән билгеләнгән озак вакытлы аерым тарифларга 2017 ел буенча үзгәрешләр кертергә.

      Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе карамагына тапшырылды.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International