Татарстан Республикасы Президентының 2016 елның 28 ноябрендәге “2017 елга Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә коммуналь хезмәтләр өчен гражданнар тарафыннан кертелә торган түләү күләмен үзгәртүнең чик индексларын раслау турында”гы № ПУ-1055 указы нигезендә 2017 елга Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә коммуналь хезмәтләр өчен гражданнар тарафыннан кертелә торган түләү күләмен үзгәртүнең чик индекслары расланды.
Татарстан Республикасы буенча коммуналь хезмәтләр өчен гражданнар тарафыннан кертелә торган түләү күләмен үзгәртүнең чик индексы: 2017 елның 1 гыйнварыннан – 0%, 2017 елның 1 июленнән – 4,2%.
Татарстан Республикасы Президентының 2016 елның 28 ноябрендәге № ПУ-1055 указы (http://tatarstan.ru/file/laws/laws/laws_107721.pdf)