«РТ-Энерготрейдинг» ҖЧҖ электр энергиясен кулланучылар өчен мәгълүмат

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитеты Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 4 маендагы 442нче карары белән раслаган электр энергиясен ваклап сату базарында яшәп килгән Төп положениеләрнең 16нчы пункты нигезендә (алда – Төп положениеләр), «РТ-Энерготрейдинг» ҖЧҖ электр энергиясен кулланучыларга түбәндәге мәгълүмат бирә:

1.      Электр энергиясен ваклап сату турында Төп положениеләрнең 15нче пунктындагы 8нче абзацка ярашлы рәвештә, «Татэнергосбыт» АҖ,
«РТ-Энерготрейдинг» ҖЧҖнең түләү буенча үз бурычын тиешенчә үтәмәвенә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитетына «Татэнергосбыт» АҖ һәм « РТ-Энерготрейдинг» ҖЧҖ арасында төзелгән электр белән тәэмин итү килешүеннән баш тартуы турында хәбәр итә:

- 2016 елның 1 маендагы «Казан вертолет заводы» ПАҖ объектларын электр белән тәэмин итү буенча № 442Э;

- 2016 елның 1 маендагы «Тоташтыру һәм махсус электроника әйберләрен үстерү фәнни-тикшеренү институты» АҖ объектларын электр энергиясе белән тәэмин итү буенча № 429Э.

2.     «Татэнергосбыт» АҖ – энергия кабул итүче җайланмалары аның эшчәнлек зонасы чикләрендә урнашкан «РТ-Энерготрейдинг» ҖЧҖ кулланучыларына хезмәт күрсәтүне кабул итәргә бурычлы гарантияле тәэмин итүче.

 

«Татэнергосбыт» ААҖнең түләү реквизитлары:

 

ИНН 1657082308 КПП 165901001

Р/с 40702810400000002206

Казан шәһәрендә «АКИБАНК» ПАҖ филиалында,

Казан шәһәре

К/с 30101810300000000916

БИК 049205916

 

 

3.     «Татэнергосбыт» АҖнең «РТ-Энерготрейдинг» ҖЧҖ кулланучыларына хезмәт күрсәтүне кабул итү датасы һәм вакыты: 01.01.2017 ел, 00 сәгать 00 минут.

4.     «РТ-Энерготрейдинг» ҖЧҖ кулланучылары 2017 елның 1 гыйнварында 00 сәгать 00 минутта исәпләү приборлары күрсәткечләрен алырга һәм алган вакыттан алып 2 айдан да соңга калмыйча Төп положениеләрнең 21нче пунктына ярашлы рәвештә килешү буенча гарантияле тәэмин итүче адресына, яисә башка очракларда электр энергиясе бирү буенча хезмәтләр күрсәтүгә төзелгән килешүгә ярашлы рәвештә челтәрле оешма адресына, ә андый килешү булмаса, кулланучының энергия кабул итүче җайланмалары тоташтырылган электр хуҗалыгы объектларына, челтәрле оешма адресына җибәрергә тиеш.

5.     2017 елның 1 гыйнварыннан 2 айдан соңга калмыйча кулланучылар белән 2017 елның 1 гыйнварыннан башлап аларга электр энергиясе сату шартларында электр энергиясен сатуны тәэмин итү буенча килешү төзелгән булырга тиеш.

6.     Төп положениеләрнең 26нчы пункты нигезендә, әгәр
«РТ-Энерготрейдинг» ҖЧҖ хезмәт күрсәтә торган кулланучыларның энергия кабул итә торган җайланмалары электр челтәренә тоташтырылган челтәрле оешма белән килешү төзелмәгән булса:

электр энергиясен сатуны тәэмин итү буенча килешү төзелмәсә дә чынбарлыкта электр энергиясен кулланучы затларны ачыклый;

әлеге документта билгеләнгән тәртиптә кулланылган электр энергиясенең исәпләнмәгән булуы турында акт төзи;

әлеге документка ярашлы рәвештә гарантияле тәэмин итүченең кулланучыларга хезмәт күрсәтүгә билгеләнгән датадан алып узган чорда килешү төземичә генә электр энергиясеннән  куллану күләмен исәпли;

электр энергиясен килешү төземичә кулланган затларга электр энергиясен куллану режимын тулысынча чикләү юлы белән электр бирүне туктату буенча чаралар күрә.

Килешүдә билгеләнгән тәртиптә килешү төземичә электр энергиясен куллануга түләүдә электр энергиясе сата торган челтәрле оешма алдында үз бурычын үтәгәннән һәм электр энергиясен куллануга килешү төзегәннән соң электр энергиясен куллану режимын чикләү бетерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International