Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты) ташучы – “Түбән Кама ПАТП” ҖЧҖнең даими ташуларның муниципаль маршрутларында Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Түбән Кама шәһәрендә пассажирларны һәм багажны автомобиль транспортында даими ташуларга чик күләмдәге максималь тарифларны билгеләү турындагы гаризасын карап тикшерде.
Дәүләт комитетының 25.11.2016 № 7-18/т карары нигезендә түбәндәгечә тарифлар билгеләнде:
билетны транспорт чарасы салонында акчага сатып алганда – 22 сум;
юл өчен озак файдаланыла торган билеттан файдаланып түләгәндә 1 мәртәбә бару өчен – 20 сум;
50 һәм аннан күбрәк мәртәбә бару өчен озак файдаланыла торган билеттан файдаланганда – 15 сум.
Тарифларны арттыру түбәндәге сәбәпләр белән аңлатыла:
газ-мотор ягулыгындагы автобусларның хәрәкәт составын яңартканда лизинг түләүләренә киткән югары чыгымнар дәрәҗәсе;
ягулык-майлау материалларына, шиннарга һәм запас өлешләргә бәяләр арту.
Тарифларның уртача артымы 5,8% тәшкил итәчәк.
Ләкин, аталган тарифларны билгеләгәндә (22/20/15), ташучыда табыш югалтулар фаразлана, аларны башка эшчәнлек һәм төрле дәрәҗәдәге бюджетлар хисабыннан компенсацияләү планлаштырыла.
Билгеләнгән тарифлар ташучы, ташуларның заказчысы – Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы белән килештерелде.
Законнар нигезендә тарифлар ТР Юстиция министрлыгы сайтында рәсми басылып чыккан датадан соң 10 көн узгач гамәлгә керә.