Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды

2016 елның 25 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

1. Татарстан Республикасы территориясендә шәһәр яны юнәлешендә тимер юл транспортында “Содружество” ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан пассажирлар ташуга икътисади нигезләнгән тарифлар дәрәҗәсен билгеләү хакында.

2. Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Түбән Кама шәһәрендә даими ташулар буенча муниципаль маршрутларда автомобиль транспорты белән пассажирларны һәм багажны даими ташуларга чик күләмдәге максималь тарифлар билгеләү хакында.

3. 2017 елга Татарстан Республикасында торак бина һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча төбәк стандартларын билгеләү хакында.

4. 2017 елга һәм 2018-2021 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре буенча уртача алганда коммуналь комплекс оешмаларының хезмәтләренә карата тарифларга өстәмәләрне исәпкә алып, коммуналь комплекс оешмалары хезмәтләренә карата билгеләнгән тарифларны үзгәртүнең максималь мөмкин булган чик күләмдәге индексларын билгеләү хакында.

5. “Урыссу-Су каналы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) буенча тарифлар билгеләү хакында.

6. “Урыссу-Су каналы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) буенча тарифлар билгеләү хакында.

7. “Саба торак-коммуналь хуҗалыгының күп тармаклы җитештерү предприятиесе” акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) буенча тарифлар билгеләү хакында.

8. “Саба торак-коммуналь хуҗалыгының күп тармаклы җитештерү предприятиесе” акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) буенча тарифлар билгеләү хакында.

9. “Саба районы Шәмәрдән торак-коммуналь хуҗалыгының күп тармаклы җитештерү предприятиесе” ачык акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) буенча тарифлар билгеләү хакында.

10. “Биектау коммуналь челтәрләре” акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) буенча тарифлар билгеләү хакында.

11. “Биектау коммуналь челтәрләре” акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) буенча тарифлар билгеләү хакында.

12. Нурлат ш. “Промочистка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) буенча тарифлар билгеләү хакында.

13. Нурлат ш. “Промочистка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) буенча тарифлар билгеләү хакында.

14. “Әлмәт-Су каналы” акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) буенча тарифлар билгеләү хакында.

15. “Әлмәт-Су каналы” акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) буенча тарифлар билгеләү хакында.

16. “Зәй Су каналы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) буенча тарифлар билгеләү хакында.

17. “Зәй Су каналы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) буенча тарифлар билгеләү хакында.

18. Лениногорск ш. “Су каналы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) буенча тарифлар билгеләү хакында.

19. Лениногорск ш. “Су каналы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) буенча тарифлар билгеләү хакында.

Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынгач ММЧ басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International