Казанда Умырзая белән Искиткеч урамнары барлыкка киләчәк

2016 елның 25 ноябре, җомга

Казанның Совет районында Азат Габбасов, Умырзая һәм Искиткеч урамнары барлыкка киләчәк. Бу хакта шәһәр башкарма комитетының бүген басылып чыккан карарында әйтелә.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, яңа урамнарның берсе татар опера җырчысы, СССР халык артисты, Казанның Мактаулы гражданы Азат Зиннәт улы Габбасов (1925-2006) исемен йөртәчәк.

Якын киләчәктә бу урамнарда адрес атрибутикасы урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International