Казанда Беломорская һәм Химиклар урамнары буенча хәрәкәт өлеше вакытлыча ябыла

2016 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

23 ноябрьдән башлап Казанда Беломорская белән Химиклар урамнары буенча автотранспорт хәрәкәт итә торган юл өлеше өлешчә ябык булачак. Вакытлы чикләмә 16 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Хәрәкәт итү өлеше Беломорская ур. буенча 83 санлы йорт янәшәсендә ябылачак.

Шулай ук Химиклар урамы буенча Беломорская ур., № 240 йорт янәшәсендәге хәрәкәт өлеше дә ябылачак.

Юлны ябу эшләре светофор объектларына канализация салу өчен яссы-юнәлешле бораулау эшләренә бәйле, дип хәбәр итә шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты.

http://www.kzn.ru/news/56644-v-kazani-vremenno-zakryvaetsya-dvizhenie-po-ulitsam-belomorskaya-i-himikov

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International