2017 елга коммуналь хезмәтләр өчен гражданнар тарафыннан кертелә торган түләү күләмен үзгәртүнең чик индекслары турында

2016 елның 23 ноябре, чәршәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 19 ноябрендәге № 2464-р әмернамәсе белән 2017 елга Россия Федерациясе субъектлары буенча  коммуналь хезмәтләр өчен гражданнар тарафыннан кертелә торган түләү күләмен үзгәртүнең уртача индекслары расланды.

Татарстан Республикасы буенча коммуналь хезмәтләр өчен гражданнар тарафыннан кертелә торган түләү күләмен үзгәртүнең уртача индексы 2017 елның 1 гыйнварыннан башлап – 0%, 2017 елның 1 июленнән башлап 4,2% тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International