22 ноябрьдә Казанның кайбер йортларында ут булмаячак. Уттан өзү Казан электр челтәрләренең ЛЭП, трансформатор подстанцияләренең электр-техника җайланмаларына үткәрелгән планлы ремонтка һәм бүлү челтәрләре җайланмаларына техник хезмәт күрсәтелүгә бәйле, дип хәбәр итә “Челтәр компаниясе” ААҖ матбугат хезмәте.
8.00 сәгатьтән башлап 17.00 сәгатькә кадәр Авиатөзелеш районында түбәндәге адресларда ут булмаячак:
Тренев ур., 1-69;
Үзәк-Мариуполь ур., 81, 83, 85, 91.
13.00 сәгатьтән башлап 17.00 сәгатькә кадәр Авиатөзелеш районының 2 нче Шатур, Ашхабад, Беломорская, Васнецов, Джамбула, Краснодон, Шатур урамнарында электр булмаячак. Шулай ук Беломорская ур., 104 адресы буенча урнашкан 14 санлы гимназия дә утсыз калачак.
9.00 сәгатьтән башлап 17.00 сәгатькә кадәр Яңа Савин районының түбәндәге адресларында ут булмаячак:
Бондаренко ур., 33;
Чистай ур., 5а, 7.
Авиатөзелеш районындагы кайбер сәнәгать һәм хакимият биналарында да электр булмаячак.
http://www.kzn.ru/news/56615-22-noyabrya-v-ryade-kazanskih-domov-ne-budet-sveta