Казанда Декабристлар урамы буенча юлның бер өлеше апрель уртасына кадәр ябык булачак

2016 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Казанда Декабристлар урамы буенча машиналар хәрәкәт итә торган юлдагы чикләмәләрнең вакыты озайтыла. 2017 елның 15 апреленә кадәр Декабристлар урамында 191 санлы йорт янәшәсендәге юлның хәрәкәт итү өлеше Гагарин урамыннан башлап Восстания урамы ягына таба автотранспорт хәрәкәте юнәлешендә ябык булачак.

Юлның бу өлешен ябу “Яшьлек” метро станциясе тирәсендә алып барылган төзелеш эшләренә бәйле, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.

Автомобиль хуҗаларына игътибарлы булырга һәм вакытлы юл билгеләре таләпләрен үтәргә кирәк.

http://www.kzn.ru/news/56616-do-serediny-aprelya-v-kazani-chastichno-ogranicheno-dvizhenie-po-proezzhej-chasti-uldekab

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International