Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды

2016 елның 18 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

1. 2017 елга тоташтырыла торган җылылык куәте берәмлегенә хисаплаганда “Генерацияләү компаниясе” ачык акционерлык җәмгыятенең филиалы булган Казан җылылык челтәрләре системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү билгеләү хакында.

2. 2017 елга тоташтырыла торган җылылык куәте берәмлегенә хисаплаганда “Генерацияләү компаниясе” ачык акционерлык җәмгыятенең филиалы булган Чаллы җылылык челтәрләре системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү билгеләү хакында.

3. 2017 елга тоташтырыла торган җылылык куәте берәмлегенә хисаплаганда “Генерацияләү компаниясе” ачык акционерлык җәмгыятенең филиалы булган Түбән Кама җылылык челтәрләре системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү билгеләү хакында.

4. 2017 елга тоташтырыла торган җылылык куәте берәмлегенә хисаплаганда “Казэнерго” акционерлык җәмгыятенең җылы белән тәэмин итү системасына  тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү билгеләү хакында.

5. 2017 елга тоташтырыла торган җылылык куәте берәмлегенә хисаплаганда “Әлмәт җылылык челтәрләре” ачык акционерлык җәмгыятенең җылы белән тәэмин итү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү билгеләү хакында.

6. 2017 елга тоташтырыла торган җылылык куәте берәмлегенә хисаплаганда “Суэтем-канализацияләү һәм энергетика хуҗалыгы” акционерлык җәмгыятенең җылы белән тәэмин итү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү билгеләү хакында.

Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынгач ММЧ басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International