Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2016 елның 15 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

1. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2015-2019 елларга Татарстан Республикасы территориясендә челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисап ясау өчен электр энергиясен тапшыру буенча аерым тарифлар билгеләү турында” 05.12.2014 № 3-9/э боерыгына үзгәрешләр кертү хакында.

(“Казан компрессорлы машина төзү заводы” ААҖ; “Оборонэнерго” ААҖ, “Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе” АҖ, “Татнефтепром – Зюзеевнефть” АҖ, “Казан дәүләт казна дары заводы” федераль казна предприятиесе).

2. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2015-2017 елларга “Электр челтәрләре компаниясе” ЯАҖ белән “Челтәр компаниясе” ААҖ челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисап ясау өчен электр энергиясен тапшыру буенча аерым тарифлар билгеләү турында” 10.12.2014 № 3-10/э боерыгына үзгәрешләр кертү хакында.

3. 2017 елга тоташтырыла торган җылылык куәте берәмлегенә хисаплаганда “Генерацияләү компаниясе” ачык акционерлык җәмгыятенең филиалы булган Казан җылылык челтәрләре системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү килештерү хакында.

4. 2017 елга тоташтырыла торган җылылык куәте берәмлегенә хисаплаганда “Генерацияләү компаниясе” ачык акционерлык җәмгыятенең филиалы булган Чаллы җылылык челтәрләре системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү килештерү хакында.

5. 2017 елга тоташтырыла торган җылылык куәте берәмлегенә хисаплаганда “Генерацияләү компаниясе” ачык акционерлык җәмгыятенең филиалы булган Түбән Кама җылылык челтәрләре системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү килештерү хакында.

6. 2017 елга тоташтырыла торган җылылык куәте берәмлегенә хисаплаганда “Казэнерго” акционерлык җәмгыятенең җылы белән тәэмин итү системасына  тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү килештерү хакында.

7. 2017 елга тоташтырыла торган җылылык куәте берәмлегенә хисаплаганда “Әлмәт җылылык челтәрләре” ачык акционерлык җәмгыятенең җылы белән тәэмин итү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү килештерү хакында.

8. 2017 елга тоташтырыла торган җылылык куәте берәмлегенә хисаплаганда “Суэтем-канализацияләү һәм энергетика хуҗалыгы” акционерлык җәмгыятенең җылы белән тәэмин итү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү килештерү хакында.

9. 2017 елга Татарстан Республикасында торак биналар һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә төбәк стандартларын килештерү хакында.

10. 2017-2019 елларга “Генерацияләү компаниясе” ачык акционерлык җәмгыяте өчен җыентык суларны транспортлаштырганга тарифлар килештерү хакында.

11. 2017-2019 елларга “Әлки коммуналь челтәрләре” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен эчә торган суга тарифлар килештерү хакында.

12. 2017 елга эчә торган суга һәм су бүлүгә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2016-2018 елларга эчә торган суга һәм су бүлүгә тарифлар билгеләү турында” 05.11.2015 № 10-27/кс карары белән билгеләнгән озак вакытлы тарифларга төзәтмәләр кертү хакында.

(Зәй м.р.: “Зәй су каналы” ҖЧҖ)

13. 2017 елга эчә торган суга, техник суга, су бүлүгә һәм җыентык суларны транспортлаштыруга карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2016-2018 елларга эчә торган суга, техник суга, су бүлүгә һәм җыентык суларны транспортлаштыруга тарифлар билгеләү турында”гы 13.11.2015 № 10-28/кс карары белән билгеләнгән озак вакытлы тарифларга төзәтмәләр кертү хакында.

(Бөгелмә м.р.: “РТЮ” ААҖ филиалы – Җылылык, су белән тәэмин итү буенча үзәк дирекциянең структур бүлекчәсе – Бөгелмә территориаль кишәрлеге; Алабуга м.р.: В.Д.Шашин ис. “Татнефть” ХАҖ; Зәй м.р.: “Теплосервис” ҖЧҖ)

14. 2017 елга эчә торган суга, техник суга, су бүлүгә, җыентык суларны чистартуга һәм җыентык суларны транспортлаштыруга карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2016-2018 елларга эчә торган суга, техник суга, су бүлүгә, җыентык суларны чистартуга һәм җыентык суларны транспортлаштыруга  тарифлар билгеләү турында”гы 20.11.2015 № 10-31/кс карары белән билгеләнгән озак вакытлы тарифларга төзәтмәләр кертү хакында.

(Буа м.р.: “Буа-Су каналы” ЯАҖ; г.Казань: “Казаньоргсинтез” ХАҖ, Югары Ослан муниципаль районының Шеланга ял итү базасы)

15. 2017 елга эчә торган суга, техник суга, су бүлүгә, салкын суны транспортлаштыруга һәм җыентык суларны транспортлаштыруга карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2016-2018 елларга эчә торган суга, техник суга, су бүлүгә, салкын суны транспортлаштыруга һәм җыентык суларны транспортлаштыруга тарифлар билгеләү турында”гы 27.11.2015 № 10-32/кс карары белән билгеләнгән озак вакытлы тарифларга төзәтмәләр кертү хакында.

(Югары Ослан м.р.: “Газпром трансгаз Казань” ҖЧҖ; Казан ш.: ООО “Никос һәм Мария” фирмасы” ҖЧҖ, “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы – Җылылык, су белән тәэмин итү буенча үзәк дирекциянең структур бүлекчәсе – Җылылык, су белән тәэмин итү буенча Горький дирекциясенең Казан территориаль кишәрлеге, “Казан оптика-механика заводы” АҖ; Балык Бистәсе м.р.: “Балык Бистәсе торакомсервисы” ҖЧҖ; Тәтеш м.р.: “Тәтеш-Су каналы” АҖ)

16. 2017 елга эчә торган суга, техник суга, су бүлүгә, җыентык суларны чистартуга, салкын суны транспортлаштырганга һәм җыентык суларны транспортлаштырганга карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2016-2018 елларга эчә торган суга, техник суга, су бүлүгә, җыентык суларны чистартуга, салкын суны транспортлаштырганга һәм җыентык суларны транспортлаштырганга тарифлар билгеләү турында”гы 30.11.2015 № 10-35/кс карары белән билгеләнгән озак вакытлы тарифларга төзәтмәләр кертү хакында.

(Әлмәт м.р.: “Әлмәт-Су каналы” АҖ; Лаеш м.р.: “ТтрастИнвестСтрой” ҖЧҖ; Мамадыш м.р.: “Мамадыш су каналы” ААҖ)

17. 2017-2021 елларга каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү, йогышсызландыру һәм күмү буенча хезмәтләргә тарифлар килештерү хакында.

(Әлки м.р.: “Әлки коммуналь челтәрләре” ҖЧҖ; Апас м.р.: “Чиста Район” ҖЧҖ; Әтнә м.р.: “Әтнә ТКХ” МУП; Чүпрәле м.р.: “Фламинго” ҖЧҖ; Лаеш м.р.: “Идел буе экология компаниясе” ҖЧҖ; Түбән Кама м.р.: “Калдыкларны эшкәртүнең экология системасы” ИК” ҖЧҖ)

18. 2017 елга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә), 2016-2018 елларга Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2016-2018 елларга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) тарифлар билгеләү турында”гы 13.11.2015 № 5-22/тэ карары белән билгеләнгән озак вакытлы тарифларга төзәтмәләр кертү хакында.

(Актаныш м.р.: “Коммунсервис-Актаныш” ҖЧҖ; Бөгелмә м.р.: “РТЮ” ААҖ филиалы – Җылылык, су белән тәэмин итү буенча үзәк дирекциянең структур бүлекчәсе – Җылылык, су белән тәэмин итү буенча Куйбышев дирекциясенең Бөгелмә территориаль кишәрлеге; Яшел Үзән м.р.: “Серго ис. завод” җитештерү берләшмәсе” АҖ; Лаеш м.р.: “Казан май комбинаты” АҖ; Лениногорск м.р.: “РТЮ” ААҖ филиалы – Җылылык, су белән тәэмин итү буенча үзәк дирекциянең структур бүлекчәсе – Җылылык, су белән тәэмин итү буенча Куйбышев дирекциясенең Бөгелмә территориаль кишәрлеге; Минзәлә м.р.: “Минзәлә районы коммуналь челтәрләре” АҖ; Мөслим м.р.: “Мөслим инженерлык челтәрләре” ААҖ; Чистай м.р.: “Восток-Энерго” ҖЧҖ; Казан ш.: “Авыл хуҗалыгы буенча татар фәнни-тикшеренү институты” ФДБФУ)

19. 2017 елга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган, 2016-2018 елларга башка җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2016-2018 елларга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга, башка җылы белән тәэмин итүче оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) тарифлар билгеләү турында”гы 13.11.2015 № 5-23/тэ карары белән билгеләнгән озак вакытлы тарифларга төзәтмәләр кертү хакында.

(Чистай м.р.: “Чистай җылылык челтәрләре предприятиесе” ААҖ; Казан ш.:  “Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе” АҖ, “Ниинефтепромхим” АҖ, “Спартак” аяк киемнәре фабрикасы” ААҖ, “Казан медтехника заводы” ААҖ, “Федераль пассажирлык компаниясе” АҖ Горький филиалының Казан вагон кишәрлеге, “Пивоварня Москва-Эфес” АҖ)

20. 2017 елга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә), 2015-2017 елларга Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2015-2017 елларша җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) тарифлар билгеләү турында”гы 28.11.2014 № 5-25/тэ карары белән билгеләнгән озак вакытлы тарифларга төзәтмәләр кертү хакында.

(Арча м.р.: “Тепло-Сервис” ҖЧҖ; Әтнә м.р.: “Әтнә ТКХ” МУП; Кукмара м.р.: “ВодоТехноСервис” ҖЧҖ; Казан ш.: “Казан Кремле музей-тыюлыгы” ДБУ)

21. 2017 елга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә), 2016-2018 елларга Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2016-2018 елларга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) тарифлар билгеләү турында”гы 20.11.2015 № 5-33/тэ карары белән билгеләнгән озак вакытлы тарифларга төзәтмәләр кертү хакында.

(Азнакай м.р.: “Сельхозжилсервис” МУП; Әлмәт м.р.: “Жилбытсервис-М” ҖЧҖ; Яшел Үзән м.р.: “Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты” АҖ, “Раифаның ябык типтагы девиант тәртипле (иҗтимагый куркыныч) укучылар өчен махсус белем-тәрбия бирү учреждениесе” ҺББУ ФДБУ; Менделеевск м.р.: “Ижминводы” шифаханәләрене профсоюзларының шәхси дәвалау-профилактикалау учреждениесе; Чаллы ш.: “КамгэсЗЯБ” ҖЧҖ; Саба м.р.: “Саба торак-коммуналь хуҗалык буенча күптармаклык җитештерү предприятиесе” АҖ, “Шәмәрдән  торак-коммуналь хуҗалык буенча күптармаклык җитештерү предприятиесе” ААҖ; Тукай м.р.: “Татнефть - АЗС Центр” ҖЧҖ Чаллы филиалы)

22. 2017 елга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) тарифлар килештерү хакында.

(Алексеевск м.р.: “Инженерлык челтәрләре” ҖЧҖ; Әлмәт м.р.: “ТатАвтоматизация” ҖЧҖ; Балтач м.р.: “Чепья торак-коммуналь хуҗалык буенча күптармаклык җитештерү предприятиесе” ҖЧҖ; Яшел Үзән м.р.: “Торак-коммуналь хезмәтләре” ҖЧҖ; Кайбыч м.р.: “Кайбыч торак-коммуналь хуҗалыгы” МУП; Лаеш м.р.: “Муниципаль проектлар дирекциясе” ҖЧҖ; Лениногорск м.р.: “Теплоснаб” ҖЧҖ; Түбән Кама м.р.: “Теплосервис” ҖЧҖ; Питрәч м.р.: “Кощак инженерлык челтәрләре” ҖЧҖ; Балык Бистәсе м.р.: “Энергосистема” ҖЧҖ, “Теплоэнергосервис” МУП; Тукай м.р.: “Коммуналь челтәрләр – Бәтке” ҖЧҖ; Чирмешән м.р. “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” МУП; Ютазы м.р.: “Теплосервис” МУП; Казан ш.: “Кулонэнергомаш” АҖ)

23. 2017 елга җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга, башка җылы белән тәэмин итүче оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) тарифлар килештерү хакында.

 (Казан ш.: “Теплоконтроль” ААҖ, “Газ аппаратурасы заводы КВОТА” ҖЧҖ)

Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә тапшырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International