ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында Экспертлар советы утырышы узды

2016 елның 14 ноябре, дүшәмбе

2016 елның 14 ноябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карамагындагы электр энергетикасы һәм җылы белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынулы эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыручы оешмаларның инвестиция программаларын карау буенча Экспертлар советы утырышы булды. Экспертлар советы составына ТР дәүләт хакимияте органнары һәм оешмалары вәкилләре керде.

Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

1. 2015-2019 елларга “Генерацияләү компаниясе” ААҖ җылылык челтәрләре филиалларының җылы белән тәэмин итү өлкәсендәге инвестиция программаларына 2016 елгы чаралар өлешендә үзгәрешләр кертергә.

2. 2014-2017 елларга “Казэнерго” АҖ җылы белән тәэмин итү өлкәсендәге инвестиция программаларына 2016-2017 еллардагы чаралар өлешендә үзгәрешләр кертергә.

3. 2016-2018 елларга “Яшел Үзән ПТС” ААҖ җылы белән тәэмин итү өлкәсендәге инвестиция программаларына 2016 елгы чаралар өлешендә үзгәрешләр кертергә.

4. 2014-2016 елларга “Әлмәт җылылык челтәрләре” АҖ җылы белән тәэмин итү өлкәсендәге инвестиция программаларына 2016 елгы чаралар өлешендә үзгәрешләр кертергә.

5. 2014-2018 елларга “Алабуга ПТС” ААҖ җылы белән тәэмин итү өлкәсендәге инвестиция программаларына 2016 елгы чаралар өлешендә үзгәрешләр кертергә.

6. 2016-2018 елларга “Бөгелмә ПТС” ААҖ җылы белән тәэмин итү өлкәсендәге инвестиция программаларына 2016 елгы чаралар өлешендә үзгәрешләр кертергә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International