Казанлылар ерак араларга хәрәкәт итүче поездларга билетларны китәргә 60 тәүлек кала алдан сатып ала алачак. Еракка хәрәкәт итә торган поездларга һәм дәүләт эчендә хәрәкәт итә торган тагылма вагоннарга юл документларын сату 11 декабрьдә башланачак.
Хәзерге вакытта халыкара юнәлешендә хәрәкәт итә торган поездларга, шулай ук Мәскәү-Санкт-Петербург (“Сапсан”, № 1/2 “Красная стрела”, 3/4 “Экспресс”), Мәскәү-Казан (№ 1/2 “Премиум”, № 23/24 “Мәскәү-Казан икекатлы”), Мәскәү-Түбән Новгород (№ 35/36 “Нижегородец”), Мәскәү-Самара (№ 49/50) кебек популяр поездларга 60 тәүлек алдан юл билетлары сатыла.
Китәргә 60 тәүлек кала алдан юл билетларын тимер юлларның билет кассаларында, шулай ук “РТЮ” ААҖ рәсми сайтыннан мөстәкыйль рәвештә дә сатып алырга була, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.