Казанлыларны ТКХ ДМС системасын куллану тәҗрибәсе буенча семинарга чакыралар

2016 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Казанлыларны ТКХ дәүләт мәгълүмат системасына багышланган белем бирү-консультацияләү семинарында катнашырга чакыралар. Чара Мәскәүдә 22-23 декабрьдә булачак.

“ТКХ ДМС куллану тәҗрибәсе. Оештыру һәм техник аспектлары” семинарының төп максаты булып экспертлардан гамәли киңәшләр алудан, шулай ук система белән эшләгәндә барлыкка килә торган барлык авырлыкларны хәл итәргә булыша алырдай нәтиҗәле эш коралларын эзләүдән гыйбарәт. Системаны законнар белән тәэмин итү, шартнамәләр системасы, аларны пролонгацияләү яки тарткату турында мәгълүматлар, ялгыш керткән очракта мәгълүматны гамәлдән чыгару кебек күп кенә темалар фикер алышу нигезенә әвереләчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

http://www.kzn.ru/news/56504-kazantsev-priglashayut-na-seminar-po-praktike-primeneniya-gis-zhkh

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International