15 ноябрьдә Казанның кайбер йортларында ут булмаячак

2016 елның 7 ноябре, дүшәмбе

15 ноябрьдә Казанның кайбер йортларында ут булмаячак. Уттан өзү Казан электр челтәрләренең ЛЭП, трансформатор подстанцияләренең электротехник җайланмаларына планлы ремонт үткәрелү һәм бүлү челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Челтәр компаниясе” ААҖ матбугат хезмәте.

8.30-17.00 сәгатьләрдә Идел буе районының Салмачы поселогында: 1 нче Яшел, 2 нче Яшел, 3 нче Яшел, 4 нче Яшел, Укромный тыкрыгы, Үзәк урамнарында ут булмачак.

9.00-18.00 сәгатьләрдә Совет районының Колсәет поселогында: Болынлык, Тенистая, Чулпан урамнарында электр булмаячак.

Моннан тыш Авиатөзелеш һәм Совет районнарындагы кайбер сәнәгать һәм хакимият биналарында да ут булмаячак.

http://www.kzn.ru/news/56502-15-noyabrya-v-ryade-kazanskih-domov-ne-budet-sveta

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International