2 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр Казанда Б.Шаһиди һәм Т.Гыйззәт урамнарының машина йөри торган өлешләре өлешчә ябык булачак.
Юлларның йөри торган өлешләре Б.Шаһиди ур. буенча 2 һәм 17, Т.Гыйззәт ур. буенча 15, 16, 18 һәм 19 санлы йортлар янәшәсендә ябыла. Бу светофор объектын урнаштыруга бәйле, дип аңлаттылар Тышкы төзекләндерү комитетында.
Автомобиль ияләренә игътибарлы булырга һәм вакытлы юл билгеләре таләпләренә игътибар итәргә кирәк.