1 ноябрҗдә Казанның кайбер йортларында ут булмаячак

2016 елның 31 октябре, дүшәмбе

1 ноябрьдә Казанның кайбер йортларында ут булмаячак. Уттан өзү ЛЭПка, трансформатор подстанцияләренең электротехника җайланмаларына капиталь ремонт ясауга һәм Казан электр челтәрләренең бүлү челтәрләренә техник хезмәт күрсәтүгә бәйле, дип хәбәр итә “Челтәр компаниясе” ААҖ матбугат хезмәте.

8.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Вахитов районының түбәндәге адресларында ут булмаячак:

Париж Коммунасы ур., 17, 18;

Татарстан ур., 16.

Идел буе районында 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр К.Тинчурин урамы буенча 25 санлы торак йортта яшәүчеләр утсыз калачак.

9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының Ачинская, Балашовская, Ерак Кабан, Кабан, Магнитогорская, Кече Кабан, Поперечно-Кабанная, Промысловая, Мәктәп урамнары буенча электр булмаячак.

Моннан тыш, Вахитов һәм Идел буе районнарының сәнәгать һәм административ биналарында да электр булмаячак.

http://www.kzn.ru/news/56277-1-noyabrya-v-ryade-kazanskih-domov-ne-budet-sveta

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International