Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
1. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2015-2019 елларга Татарстан Республикасы территориясендә челтәрле оешмалар арасында үзара исәп-хисап ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә шәхси тарифлар билгеләү турында” 05.12.2014 № 3-9/э карарына үзгәрешләр кертү турында.
2. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2015-2019 елларга ТР территориясендә челтәрле оешмаларның челтәрләре буйлап электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә бердәм (котловой) тарифлар билгеләү турында” 17.12.2014 № 3-18/э карарына үзгәрешләр кертү турында.
Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынгач ММЧ басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.