“Россиянең коммуналь комплексында һәм электр энергетикасында тарифларны җайга салу. ТКХ ДМС эшләү” IX Еллык Россиякүләм гамәли семинарда турыдан-туры катнашу өчен теркәлү тәмамланды, чара инде бу атнада, 26-28 октябрь көннәрендә Мәскәүдә булып узачак.
Хәзерге вакытта чарада читтән торып катнашу мөмкинлеге бар. Онлайн-катнашучы булып, Сез өч көнлек Семинарның секцияләрендә өйдә, офиста яки конмандировкада була торып та катнаша алачаксыз.
Трансляцияләүгә тоташып, Сез:
• Турыдан-туры катнашучылар белән берлектә, экспертларга үзегезне кызыксындырган сорауларны бирә аласыз, спикерлар үз чыгышлары барышында аларга җавап бирәчәк
• Махсус чат ярдәмендә коллегалар белән аралаша һәм фикер алыша аласыз
• Чараның йомгак материалларын ала аласыз (яңадан карау өчен видеоязма, чыгыш ясаучыларның презентацияләре, фотохисап)
Семинар барышында түбәндәге темалар яктыртылачак:
• 2016-2018 елларга тарифларны җайга салуның төп принциплары.
• ТКХ ДМС эшләү теориясе һәм гамәле
• ТКХ үзгәртеп коруга теләктәшлек фондыннан финанс чараларын алу тәртибе
• Законнардагы соңгы үзгәрешләргә һәм яңалыкларга аңлатмалар
• 2017 елда законга кертү өчен планлаштырылган үзгәрешләр
• Илнең коммуналь системасын үстерүгә карата социаль-икътисади фараз
• ТКО утильләштерү өлешендә законнардагы яңалыклар
• Су белән тәэмин итүдә һәм су бүлүдә тарифларны җайга салу
• Җылы белән тәэмин итүдә тарифларны җайга салу
• Электр энергетикасында тарифларны җайга салу
• Конссеция килешүләрен тормышка ашыру мөмкинлекләре һәм куркынычлары
• ТКХ өлкәсендә кабул ителгән профессиональ стандартларны куллану
• Турыдан-туры шартнамәләр: өстенлекләр һәм кимчелекләр, шартнамә схемалары һәм штраф санкцияләре
• 2016 елның 29 июнендәге “Коммуналь хезмәтләрне күрсәтү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбар актларына үзгәрешләр кертү турында” № 603 РФ ХК аңлатмалар бирү
• Электр челтәрләренә технологик тоташтыру кагыйдәләре
• 44-ФЗ буенча сатып алуларга күчүгә әзерлек планы
• Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә бәхәсләрне судта һәм судтан тыш җайга салу тәҗрибәсе
Семинар эшендә РФ Дәүләт думасы вәкилләре, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, РФ Икътисадый үсеш министрлыгы, РФ Энергетика министрлыгы, РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, РФ Иҗтимагый палатасы, Россиянең монополиягә каршы федераль хезмәте вәкилләре һәм башка һөнәри берлекләр катнашачак.
Чара һәм анда читтән торып катнашу турында өстәмә мәгълүматны монда яки проект координаторларыннан алырга була:
Ильяс Максут улы Гобәйдулин, тел: +7(905)574-97-84,e-mail: ilyas@od-group.ru
Анна Владимировна Геркогло, тел.: +7(905) 567-14-69, e-mail: a.gerkoglo@od-group.ru
Дмитрий Юрьевич Клюшкин , тел. +7(985)189-20-09, e-mail: d.klushkin@od-group.ru